Дуслык - зур байлык

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>

Аннан парларын табалар, кулларын тотышалар)

-Укучылар, сезнең һәрберегезнең чын дустыгыз бар. Сез шул дустыгыз турында парыгызга сөйләргә тиеш.

(Укучылар парларына дуслары турында сөйлиләр, аннан укытучы берничә баладан аларның дслары турында сорый)

-Тагын музыканы кабызам, бу юлы инде парларны алыштырыга тырышыгыз.

(Укучылар яңадан бии башлыйлар, парлап басалар, бер-берсенә дуслары турында сөйлиләр. Укытучы яңадан берничә укучыдан сорап чыга)

-Бик яхшы, укучылар! сезнең дусларыгыз турында да белдек.

- Укучылар, дусны табырга була, әмма югалтуы бик җиңел. Күп кенә мәкальләрдә дуслык һәм аны саклап калу турында әйтелә.
Тактага дүрт мәкаль. Мин хәзер ситуацияләр сүрәтлим, ә сез бу ситуациядә ни эшләргә кирәклеге турында әйтә торган мәкальне табарга тиеш буласыз.
1 ситуация. Сез спортзалдан тренировкадан кайттыгыз, һәм арудан аяктан егылырлык хәлдә. Әмма шул вакыт сезгә дустыгыз шалтырата һәм ярдәм сорый. Аңа мотоциклын ремонка илтешергә кирәк. ( Ярдәм итәм һәм әйтәм "Дуслык ашаганда беленми, эшләгәндә беленә")
2 ситуация. Сез болында футбол уйнадыгыз. Синең дустың кулын сындырды. (Аны өенә озатып куям, врач чакырам һәм әйтәм "Дус кайгыда сынала" дим.
3 ситуация. Дустың синең белән дөрес . . , әмма соңыннан сезнең дуслыкны кире кайтарырга уйлап, кыйммәтле бүләк тәкъдим итте. (Бүләкне кабул итмим һәм әйтәм " Дуслыкны акчага сатып алып булмый" )
- Ә дүртенче мәкальгә үзегез ситуация уйлап карагыз. "Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын". Нинди очракларда бу мәкальне искә төшерергә мөмкин?

-Укучылар, безнең дәресебез ахырына якынлашып килә инде. Әйдәгез, дәрес башында язган максатлар битен кулыгызга алыгыз әле. Беренче баганага сез нинди максат

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: