Дуслык - зур байлык

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>

r/>
(Укучылар мәкальләрне төзиләр. Һәр группада төрле мәкаль- әйтемнәр,
җаваплар презентациядә чыгарыла)
1) Дус - акчадан кыйммәтрәк.
2) Дусларын онытканның үзен дә онытырлар.
3) Йөз сумың булганчы, йөз дустың булсын.
4) Дуслык - зур байлык.
5) Бергә эшләсәң, авыр эш тә җиңел.
6) Дуслык тау күчерә.
7)Дус кайгыда сынала.

- Укучылар, игътибар итегез әле, барлык мәкаль-әйтемнәрне нинди тема берләштергән?
- Дуслык, дуслар турында, бер-береңә ярдәм итү турында
- Бик дөрес укучылар. Димәк, без бүгенге татар теле дәресендә сезнең белән нәрсә турында сөйләшәчәкбез?
- Дуслык турында.
- Әйе. Ә дуслык нәрсә ул? Кем ничек аңлатыр икән? Сезнең фикерләрегезне тыңлыйбыз, укучылар.

(Укучылар фикер алышалар)

- Хәзер укучылар, дәресне башлаганчы үзегезгә язып куегыз әле, нинди максатларга ирешерсез икән сез бүгенге дәрестә. Алдыгызда яткан битләргә язып куегыз әле.

(Укучылар битләргә максатларны язып куялар)

- Дәресебезне дәвам итәбез. Сезнең алдыгызда кечкенә текстлар ята, шул текстны укып чыгыгыз әле. Һәм тексттан сез Дус нинди булырга тиеш? дигән сорауга җавап эзләргә тиеш. Һәр төркем бергә фикерләшеп эшли.

(Укучылар укып чыгалар, үзләренең битләренә язып баралар)

-Һәрбер төркем язып бетерде, бик яхшы. Ә хәзер , укучылар, һәрбер төркем нинди сүзләр тапкан әйтеп чыгар, һәм шул сүзләрне тактага беркетеп барырбыз.

(Укучылар сүзләрне чыгып язып беркетеп баралар)
Ярдәмчел
Тугры
Күңелле
Яхшы һ. б
-Бик яхшы, укучылар. Хәзер шул сүзләрне тактага беркетеп куйыйк.
-Димәк, чын дус шушы сыйфатларга ия булырга тиеш.

-Хәзер, балалар, әзрәк ял итеп алыйк. Микс-пеа-шеа кулланып ял итәрбез.

(Укучылар татар көенә бииләр.

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: