Дәреснең темасы: "Дуслык - зур байлык" 
 
 Сыйныф : 5б (Рус төркеме) 
 Укытучы: Хурматуллина Р. Ф
Максатлар: 1. Укучыларда татар телен өйрәнүгә ихтыяҗ (кызыксыну) тудыру; тормышта рус телле балаларның татарча сөйләшә белүенә ирешү; 2. Диалогик, монологик күнекмәләрен үстерүне дәвам итү; кызыксынучанлык, коллективта эшли белүне; 
3. Укучыларны дус, тату яшәргә өйрәтү, әти-әнигә һәрвакыт булышырга, ярдәмгә килергә кирәклеген төшендерү; матур яшәү өчен дуслаша белү сыйфатларын тәрбияләү; укучылар арасында үзара мөнәсәбәтләрдә ярдәмчел булу иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү. 
Дәрес барышы. ( Укучылар төркемнәрдә утыралар)
I. Оештыру өлеше. 
1. Уңай халәт булдыру. 
- Исәнмесез, укучылар!
 - Исәнмесез, саумысез! 
- Кәефләрегез ничек?
 - Бик яхшы. Кояшлы иртә кебек. 
- Сез татар теле дәресенә әзерме? - Әйе, әзер. 
- Бик әйбәт. Утырыгыз. 
2. Дежур укучының чыгышы. 
- Бүген кем дежур?
 - Дәрестә кем юк?
 - Бүген ничәсе?
 - Атнаның нинди көне?
 - Бүген нинди көн? (Дежур укучы җавап бирә) 
- Рәхмәт. 
II. Актуальләштерү. Өй эшләрен тикшерү. 
-Укучылар, әйдәгез әле, өй эшләрен тикшереп алыйк. Сезгә өй эше итеп диалог төзеп килергә иде. Хәзер сезне тыңлап үтик. 
 
 Укучыларның чыгышлары тыңлана
-Молодцы, укучылар! Барыгыз да бик яхшы әзерләнгәнсез. 
Укучылар, менә сез сыйныфташларыгызның диалогларын тыңладыгыз, үзегезгә нинди яңа сүзләр алдыгыз, нинди сүзләрне сез кулланмагансыз, ә иптәшегез кулланган? 
 (Укучылар җавап бирәләр)
III. Төп өлеш
- Ә хәзер ,күз салыгыз партага, алдыгызда мәкальләр ята, ләкин алар буташтырылып бирелгән сез аларны дөрес тәртиптә язарга тиеш. Сезгә 2 мин. вакыт бирелә. 
		
		
Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
		
		
	    
	
    