Дүрт аяклы дусларыбыз

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Тема: "Дүрт аяклы дусларыбыз" темасын йомгаклау.
Максатлар: 1 "Дүрт аяклы дусларыбыз" темасы буенча белемнәрне кабатлау; лексик-грамматик материалны сөйләмдә дөрес, урынлы куллану күнекмәләре формалаштыру;
2) диалогик-монологик сөйләмне үстерү, камилләштерү;
3) этләргә карата ихтирамлылык, игътибарлылык хисләре тәрбияләү.
Дәрес тибы: диалогик-монологик сөйләм.
Җиһазлар: мультимедиа җиһазлары, проектор, экран, презентация материалы, Интернет челтәреннән алынган материаллар.
Дәрес барышы
I. Оештыру өлеше
- Исәнләшү;
- укучыларны барлау, дежур доклады;
- уңай психологик халәт урнаштыру.
II. Белемнәрне актуальләштерү
1. Өйрәнелгән лексиканы кабатлау.
2. Фонетик күнегү
Прослушайте диалог и укажите вопросительные предложения.
- Сәлам, Дима!
- Исәнме, Мансур!
- Синең этең бармы?
- Әйе, бар.
- Ул нинди токымнан?
- Ул - немец овчаркасы.
- Ә аның кушаматы ничек?
- Билли.
- Игътибар белән текстны укыгыз. Логик яктан туры килмәгән җөмләне табыгыз. (Слайдта текст язылган)
Минем этем бар. Аның исеме - Акбай. Ул ау эте. Токымы - афган. Акбай озын колаклы, йонлач, зур һәм матур. Безнең гаилә бик тату. Ул миңа бик тугры. Мин Акбайны яратам.
III. Төп өлеш
1) Укучылар, бүгенге дәресебезнең темасы нинди булыр?
/Дәреснең темасын укучылар фаразлыйлар/ Әйе, бүгенге дәресебез дә этләргә багышлана, ул "Дүрт аяклы дусларыбыз" темасын йомгаклау" дип атала. Дәрескә нинди максат куярбыз? /Укучылар үз вариантларын әйтәләр. Укытучы дәрес материалын әйтә. /
- Текстта сүз нәрсә турында барды?
- Яхшы. Калган җөмләләр нәрсә турында? (эт турында)
- Без сезнең белән "Дүрт аяклы дусларыбыз" дигән зур тем

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: