Дүрт аяклы дусларыбыз темасын кабатлау дәрес

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>

ең дәрестә кунаклар бар. Әйдәгез алар белән дә исәнләшеп алыйк.
-Хәлләрегез ничек?
-Әйдәгез әле бер-беребезгә хәерле көннәр телик .
- Исәнмесез!

Рәхмәт. Сезгә дә хәерле көн!


Кунаклар белән исәнләшү.
- Рәхмәт, яхшы!

II. Фонетик күнегүләр
Дөрес әйтәбез. Произносим правильно.
(а, ә авазларына күнегүләр. )
Ба - бә, ка - кә, на - нә, җа - җә, за - зә, ха - хә, па - пә, га - гә, ңа - ңә, ча - чә, са - сә, һа - һә






Хор белән кабатлыйлар
Аудирование
- Мин сезгә сүзләр әйтәм, ә сез ә авазы кергән сүзләрне ишетсәгез кул чабарсыз. Игътибар белән тыңлыйбыз.
Мәче, эт, сыер, кәҗә, сарык, , песи, песнәк.

- Игътибар белән текстны укыгыз. Логик яктан туры килмәгән җөмләне табыгыз. (Слайдта текст язылган укытучы укый кычкырып)
Минем этем бар. Аның исеме - Акбай. Ул ау эте. Токымы - афган. Акбай озын колаклы,йонлач, зур һәм матур. Безнең гаилә бик тату. Ул миңа бик тугры. Мин Акбайны яратам.

III. . Өй эшен тикшерү Дүрт аяклы дусларыбыз турында 5 җөмлә төзеп килергә иде.
(Настя,Аня,Инсаф. )

КОПИ КЛЭП (Укытучы кулларын бер манерга чәбәкли. ) Укучылар да, укытучыга таба борылып, кулларын чәбәклиләр

Хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм ,сез җавапларын уйлагыз,әйтерсез.
Үзе йомшак , өйдә яши.
Мыр, мыр килеп йөри ул.
Тәмле ашарга ярата
Я, нәрсә ул, беләмсез?(песи)

Ул кешенең чын дусты,
Тиз ишетә тавышны,
Яхшы сизә исләрне,
Өйгә кертми читләрне. (эт)

Сабантуй чабышында
Ул катнаша бик теләп.
На дип хуҗасы әйтүне,
Көтеп тора тизрәк. (ат)





- Димәк, шушы җаваплардан чыгып уйлап карагыз әле укучылар бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез?
<

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: