Чын патриотлар тәрбияләү-заман таләбе

Страницы: <<  <  4 | 5 | 6 | 7  >  >>

торган Туган ягым минем исемле фәнни-гамәли укуларда актив катнашалар.
Сүзне шул укуларда 1нче урынны алган 5нче сыйныф укучысы Әбрәров Саматка бирәбез. Ул безгә Ачасыр авылы турында сөйләп үтәр.
- Туган як тарихын, аның танылган шәхесләрен өйрәнү – болар барысы да патриотик тәрбия бирү чыганаклары булып торалар. Балаларда үз Ватаны өчен горурлык хисе тәрбияләү укыту процессында актив алып барыла.
Сүзне татар теле һәм әдәбияты укытучысына Гизеева Гөлфия
Искәндәр кызына бирәбез.
Муса Җәлиләгә багышлап үткәрелгән Батыр егет-ил күрке исемле шигырь сөйләү бәйгесендә 1нче урын алган 5нчеЛ сыйныфы укучысы Мифтахов Илнур Вәхшәт шигырен сөйли.
Габдулла Тукай иҗаты татар әдәбиятында зур урын алып тора. Тукай –ул татар халкының чын патриоты. Аңа багышлап үткәрелгән чаралар күп булды. Безнең укучыларыбыз бу чараларда иң актив катнашучылар.
Габдулла Тукай иҗатына багышлап үткәрелгән муниципаль шигырь сөйләү бәйгесендә 1 нче урын алган 4 нче К сыйныфы укучысы Гарифуллин Марсель Резедә Вәлиеваның Безнең язлар мәңге Тукайлы шигырен сөйли. (Бию)
Яшь буында гаиләне, мәдәниятне, телне, туган шәһәрне, авылны ихтирам итү, халыкны, аның гореф-гадәтләрен, батырларын олылау кебек иң изге хисләр тәрбияләү бездә билгеле бер эзлелектә алып барыла.
Лицейда Бөек Ватан сугышына багышлап оештырылган музей әнә шундый патриотик тәрбия эшенең үзәге булып тора. Музей җитәкчесе Садриев Әхәт Шәйхи улы.
(Әхәт абый сөйли, слайдлар күрсәтелә)
Туган як сандык, зәңгәр күк –
Өстендәге сырмасы. . .
Сандыкта яткан сөлгеләр –
Һәркайсы бер җыр башы.
Лицейда Татар халкының тормышы һәм көнкүреше исемле милли музей эшләп тора. Ул безнең зур байлыгыбыз, тарихыбыз. Анда татар халкының тормышын чагылдырган экспонатлар бик күп. Музей җит

Страницы: <<  <  4 | 5 | 6 | 7  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: