Чын патриотлар тәрбияләү-заман таләбе

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Чын патриотлар тәрбияләү-заман таләбе. Ата-аналар конференциясе.
-Хәерле кич, хөрмәтле әти-әниләребез, кадерле балалар, укытучылар, безгә килгән кунаклар! Без сезне үзебезнең лицеебызда күрүебезгә бик шат.
Ел саен апрель ахырларында без йомгаклау рәвешендә ата-аналар конференцияләрен үткәрәбез.
Беренче булып, сүзне лицей директорына Валентина Васильевнага сүз бирәбез.
. . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .
Белгәнебезчә,Татарстан Республикасы Президенты Карары нигезендә 2012 нче ел Татарстан Республикасының тарихи-мәдәни мирасы елы дип игълан ителде.
Әйе, җәмгыятебез тамырдан борылыш чорын кичерә. Беркемгә дә сер түгел, бүгенге мәктәп, бигрәк тә тәрбия өлкәсендә, тирән үзгәрешләр кичерә. Патриотлык хисләренең сүнүе, татар телен санга сукмау, олыны-олы, кечене-кече итә белмәү кебек күренешләр җанны әрнетә.
Бүген безнең алдыбызда чын патриотлар тәрбияләү мәсьәләсе эшебезнең төп бурычы булып тора.
Патриотлык хисе – ул үз илеңә, туган телеңә, халкыңа, милли гореф-гадәтләргә, мәдәнияткә мәхәббәт хисе. Ватанга тугрылыклы булу хисе Әлифбадагы рәсемнәрдән үк башлана кебек.
1. Һәр нигезнең, һәр авылның,
Һәр каланың үткәне бар. . .
Гыйбрәт алырлык мирасның
Калганы бар, киткәне бар. . .
2. Горур сүз әйт, сорасалар:
Ни кавемнән? Нинди җирдән?
Киләчәккә аек карар
Үз тарихын анык белгән!
Бергә: Хәтерләүдән курыкма син!
Ил үткәнен онытма син!
Татар иле-Татарстан,
Син яңадан калыктын.
Син-рухы, көче, намусы
Татар дигән халыкның!
Татарстан җы

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: