ры, 8нче сыйныф укучысы Шәрәфетдинова Камилә
Җыр барышында Татарстан турында слайдлар күрсәтелә бара.
-Туган ил. . . Туган авыл. . . Туган җир. . . Нинди күңелгә якын, ничек матур яңгырый торган сүзләр болар. . .
Шулай да Туган ил, Ватан кайдан башлана соң? Бу сорауларга җавап эзләп, укучыларыбыз эзләнү эшләре белән төрле фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашалар. Сүзне 11нче сыйныф укучысы Мусин Радикка бирәбез. Ул Туган ягым-яшел бишек исемле эше белән муниципаль дәрәҗәле фәнни-гамәли конференциядә - 1нче урын, ә Бай Сабада үткәрелгән республикакүләм конференциядә - 3нче урын алды.
(Мусин Радикның чыгышы)
-11нче сыйныф укучысы Сәгыева Алия Туган җирем шигырен сөйли.
-Әйе, һәркемнең туган җире, туган авылы, туган шәһәре була.
Балалар чыгышы:
Безнең туган җиребез-Татарстан Республикасы, Яшел Үзән районы, Яшел Үзән шәһәре. 10нчы март, 1932нче ел. . . Яшел Үзән бистәсе шәһәр статусын алган. Быел Яшел Үзән шәһәренең юбилее. Аңа 80. . .
Язлар җиткәч, бозлар киткәч,
Яшел Үзән үзгәрә.
Шул вакытлар искә төшкәч,
Күңелләр өзгәләнә.
Безнең шәһәребез Казаннан 40 км ераклыкта урнашкан. Ул зур түгел, ләкин бик матур. Җәен ул яшеллеккә төренеп утыра. Шуңа күрә аны Яшел Үзән дип йөртәләр.
Яшел Үзән язлар җиткәч,
Күмелә чәчәкләргә.
Бигрәк гүзәл Яшел Үзән,
Дәрт бирә күңелләргә.
Шәһәр үзенең зурлыгы буенча Татарстан калалары арасында бишенче урында тора. Район чиге ике республика –Мари –Эл һәм Чувашстан белән тоташкан. Безнең шәһәребез Идел буенда урнашкан. Һавабыз чиста, ял итәргә әйбәт урыннар бар.
Яшел Үзән ярларында
Ак дулкыннар шаяра.
Яшел Үзән – җирем күрке,
Һәр таң саен яңара.
Район һәм шәһәрдә 160 мең кеше яши. Аларның 67 - руслар, 29- татарлар, 4 - башка ми
Страницы: << < 1 | 2 | 3 | 4 > >>