Чтобы быть здоровым!

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Харисова Фәүзия Касыйм кызы, Алабуга шәһәре, "10нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе"муницпаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

5 нче сыйныфныж рус төркеме
Циклдагы 5 нче дәрес.
Тема: Сәламәт булу өчен нишләргә кирәк?
Дәрес тибы: Диалогик, монологик сөйләм.
Дәрес максатлары:
1. Укытучы өчен:
Белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе):
- "Без спорт яратабыз" темасы буенча өйрәнгән сүзләрне сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәнү;
- фигылнең инфинитив формасын кабатлау;
- сәламәт булу өчен нишләргә кирәклеген әйтә белү;
- спорт төрләре турында сорый, әйтә белү.
Үстерү максаты (дәреснең метапредмет нәтиҗәсе):
- үз алдыңа максат кую һәм бурычлар билгели белү;
- уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.
Тәрбия бирү максаты (дәреснең шәхси нәтиҗәсе):
oo сәламәт булуга һәм спорт белән шөгыльләнүгә карата уңай мөнәсәбәт тудыру;
- яшьтәшләрең белән итәгатьле аралашу өстендә эшне дәвам итү.
2. Укучыларга җиткерелә торган дәреснең белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе):
- спорт төрләре турында сорый һәм әйтә белү;
- сәламәт булу өчен спортның кирәклеге турында сөйли белү.

Җиһазлау: 5 нче класс дәреслеге (112 нче бит); методик ярдәмлек ( 22 нче бит); дәрескә әзерләнгән презентацион материаллар.

Дәрес барышы
I. Оештыру.
Уңай психологик халәт тудыру:
1) кояшлы көндә мәктәпнең спорт мәйданчыгында физкультура дәресе бара, яңа яфрак ярган агачта кошлар сайравы ишетелә;
2) - Укучылар, табигатьтә хәзер яз, һәркем шатлана. Әйдәгез, сез дә дәрестә бер-берегезгә хәерле көн, уңышлар теләгез әле!
II. Өй эшен тикшерү: 111 нче биттәге 5 нче күнегүдә төшеп калган реплика

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: