Чисталык һәм сәламәтлек иленә сәяхәт

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Тема. Сәламәт буласың килсә. . .
Максат: Балаларның сөйләм телен үстерү, сүз байлыгын арттыру һәм активлаштыру; шәхси гигиена үтәү өчен кирәкле предметларны танып әйтә һәм куллана белүләренә ирешү, сәламәтлекне саклауның ни өчен кирәклеген төшендерү, чыныгу чаралары белән таныштыру, сәламәтлекләрен ныгытуда ароматерапия һәм сулыш күнегүләрен куллану.
Ресурслар: презентация, аромотерапия өчен нарат мае,савытлар, ташлы юл, чиста һәм пычрак су белән ике стакан, юыну өчен кирәкле әйберләр, кәрзин җиләк-җимеш, яшелчә.
Тәрбия сәгате барышы
I. Оештыру өлеше. Уңай психологик халәт тудыру.
1. -Исәнмесез, минем нәни дусларым.
- Исәнмесез.
- Сәламәтлегегез ничек?
- Рәхмәт, сау-сәламәтбез.
- Исәнмесез. Хәерле көн (Кунаклар янына килеп елмаеп исәнләшәләр).
— Балалар минем яныма килегез әле. Хәзер без сезнең белән «Елмаегыз» дигән уен уйнап алырбыз.
Слайд Елмаегыз уң кулга,
Елмаегыз сул кулга.
Елмаегыз дуска- уң яктан.
Елмаегыз дуска сул яктан.
II. Белемнәрне актуальләштерү.
- Менә сез нинди дус, тату балалар. Бүген дә нинди матур яңа көн туды. Яңа көн тууга, бу җирдә яшәүгә теләгебез, омтылышыбыз артты. Кеше дөньяга яшәр өчен туа. Яшәү өчен сәламәтлек кирәк. Бүген без дә шул темага сөйләшербез.
III. Яңа материал өстендә эш.
Слайд - Ә хәзер «Чисталык һәм сәламәтлек иле»нә сәяхәткә барырбыз.
- Балалар юлда йөргәндә нинди сыйфатларга ия булырга кирәк?
Слайд
- Батыр, кыю, ярдәмчел, җитез, көчле, дус, тату, игътибарлы, зирәк.
Чөнки юлда барганда бик күп каршылыклар очрарга мөмкин.
Ә бу каршылыкларны үтәр өчен безгә белемнәребезне куллана белергә, дөрес җавап бирергә туры килер.
2. Юлыбызны дәвам итәбез. Слайд Иң беренче безне серле капка каршы ала.
Аның алдынн

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: