Черепаха и Заяц ("Ташбака белән Куян")

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Тема: Габдулла Тукайның Ташбака белән Куян мәсәле.
Максат:
Г. Тукайның Ташбака белән Куян мәсәле белән таныштыру;мәсәл жанры турында төшенчә бирү, яңа сүзләрне кулланышка кертү.
Тукай турында белемнәрне тулылындыру,сәнгатьле уку күнекмәләрен һәм логик фикерләү сәләтен үстерү.
Тукай иҗатына кызыксыну уяту; тырышлык, җаваплылык кебек сыйфатлар тәрбияләү.
Җиһазлау:дәреслек, ноутбук, презентация, тест сораулыгы, кроссворд,китаплар.
Дәрес планы.
Дәрес барышы:
I. Оештыру.
1. Исәнләшү.
2. Дежур сүзе.
3. Уңай психологик халәт тудыру.
II. Белемнәрне актуальләштерү.
1. Фонетик күнегү: шагыйрь, шигырь, язучы,гаилә, һәйкәл.
2. Тактада кроссворд чишү.
1. Һәрвакыт авыз эчендә, йотып булмый. (Тел)
2. Җәй көне: эссе һавада мин суда коенам, йөзәм. (Су анасы)
3. Һәр җир карланган
Сулар бозланган,
Уйный җил буран,-
Бу кайчак туган? (Кыш)
4. Әткәй,әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи. –Нинди шигырьдән өзек? (Гаилә)
5. Бөек, күренекле шәхесләргә куела торган статуя. Һәйкәл

-Нинди сүз килеп чыкты? Әйе, Тукай сүзе. Г. Тукай кем ул? Сезгә өй эшенә Г. Тукайның тормышы һәм иҗаты турындагы материалларны кабатлап килергә иде. (Балалар белгәннәрен сөйлиләр). Сезнең белемнәрне тикшерү максатыннан тест эшләп алыйк.
Тест эшләү.
Г. Тукай шагыйрь, дидек. Аның бик күп шигырьләрен, әкиятләрен беләбез. Әйтеп китик әле. (слайд)
-Узып баручы 2011 ел нинди ел ул? Нәрсә белән истәлекле? Дөрес, ул Тукай елы. Шушы уңайдан бик чаралар үткәрелде, әле дә дәвам итә. Безнең мәктәптә дә, шәһәр күләмендә дә күп эшләр эшләнде. Искә төшереп китик әле (укучылар җавабы).
-Без дә сезнең белән күп эшләрдә катнаштык. Балалар үзәге оештырган Тукай безнең күңелләрдә конкурсында 2 нч

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: