Буыннардан буыннарга яңгырап, ишетелә сыкрау авазы…

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Буыннардан буыннарга яңгырап, ишетелә сыкрау авазы. . .
(Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылауга багышланган әдәби-музыкаль композиция)
Альмира Ибрагимова
Максат. Бүгенге көндә исән-сау булган тыл ветераннарының үз авызыннан аларның яшьлекләре, балачаклары турында сөйләтү; башлангыч сыйныф укучыларының туган авылыбызның хәйрия тарихына игътибарын юнәлтү; өлкән буын үрнәгендә балаларга хәйриячелекнең төп принципларын аңлату; милли-төбәк компонентка нигезләнеп, халкыбызның үткәненә, гореф-гадәтләренә хөрмәт, ихтирам, сак караш тәрбияләү; эстетик тәрбия, әдәп-әхлак нормалары формалаштыру.
Кичә барышы.
Зал бәйрәмчә бизәлгән. Сәхнә түренә Мөхәммәдьярның "Изгелекне изгелек белмәс димә, яхшылыкка яхшылык килмәс димә" канатлы сүзләре язылган плакат эленә, укучылар ясаган рәсемнәрдән, иҗат эшләреннән күргәзмә оештырыла.
1 нче алып баручы. Исәнмесез, хөрмәтле әбиләр, сөйкемле балалар! "Әбиләр, әниләр, бәбиләр" кичәсен ачып җибәрергә рөхсәт итегез.
Бүген без, кечкенә буын балалары, авылыбызның хәйрия тарихы белән танышырбыз. Бу залга өч буын вәкилләре җыелган. Алар, кулларыннан килгәнчә, колхозга, фронтка, ятимнәргә ярдәм иткән. Адәм баласы ярдәм итүнең төрле ысулларын тапкан. Бүгенге кичәдә без алар турында ишетербез. Кичәбезне мин иң хөрмәтле кешеләр - әбиләр турында сөйләүдән башламакчы булам.
Әбием! Әбекәем, дәү әнием, алма әбекәй! Нинди матур яңгырый бу сүзләр! Бу сүзләр "әни" дигән кебек үк якын һәм кадерле.
2 нче алып баручы. Залда утыручы әбиләрнең бала чагы авыр сугыш елларына туры килгән. Бу авыр елларның ачысын да, төчесен дә кичерергә туры килгән аларга, "нужа шулпасы"н да байтак чөмергәннәр алар. Бөек Ватан сугышы башлангач бабаларыбыз, Ватанны саклау өчен, яу кырына киткән. Алар б

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: