МБОУ "Васильевская СОШ 2 ЗМР РТ"
Татар әдәбиятыннан 7нче класс өчен дәрес планы.
Укытучы - Фасхетдинова Люция Давлеевна
Тема: БСҮ. "Без - табигать балалары"
Максат: укучыларның сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү; табигатьне ярату, аны саклау мәсьәләрен күтәрү, укучыларның бер-берсенә ихтирамлы булу, башкаларны тыңлый белуне тәрбияләү; үз илеңә,торган җиргә мәхәббәт, патриотик хисләр тәрбияләү.
Бурычлар: табигатьне ярату, аны саклау мәсьәләләре турында әңгәмә оештыру, 7нче сыйныфта үткән материалны кабатлау, ныгыту; әңгәмә дәверендә барлыкка килгән фикерләрне язма эш итеп бирү.
Җиһазлау: дәреслек, табигать күренешләре белән фотосурәтләр.
Дәрес барышы:
I. Актуальләштерү.
1. Исәнләшү, дежур белән диалог
2. Уку мәсьәләсен кую.
Укытучы: Үткән дәрестә Г. Кутуйның "Сагыну " исемле нәсере бәлән таныштык, лирик геройның хис-кичерешләрен белдек. Сагынуны ул шулай ук табигатьне сурәтләү аркылыда күрсәтә. Чит илдә матур гөлләр, чәчәкләр аны сөендерми, шаулап аккан елгалар, тирән коелардан алган сулар да сусавын бетерми. Ул туган ягын сагына. Сез "туган як" төшенчәсен ничек аңлыйсыз?
(Туган як ул - туган йортыбыз, туганнарыбыз, дусларыбыз,һәм, әлбәттә, туган якның табигате).
Табигатькә бигрәк авыл кешесе якын. Ул елгада су коена, чиста чишмә суларын эчә, урманга йөри, бала чактан ук йорт ханнарын күреп үсә.
Әйтегез әле, укучылар, 7 нче сыйныфта укыган нинди әсәрләрдә табигать күренешләре бар?
( Г. Тукай "Шүрәле", "Туган авыл"; Г. Ибраһимов "Алмачуар")
Ә сез, укучылар, үзегезне "без-табигать балалары" дип әйтә аласызмы?
(Әлбәттә. Чөнки суларга һаваны, эчәргә су, ашарга ризыкны безгә табигать бирә).
Бүгенге дәресебе
Страницы: 1 | 2 > >>