БСҮ. Без – табигать балалары

Страницы: <<  <  1 | 2

знең темасы - "Без табигать балалары". Без сезнең белән табигать турында сөйләшербез. Сөйләшкәннәрдән чыгып, сез кечкенә генә язма эш эшләрсез.
II. Уку мәсьәләсен чишү.
Әңгәмә оештырыла.
Укытучы: Без тора торган Васильево поселогы табигатьнең нинди почмагында урнашкан?
(Идел елгасы буенда. Кечкенә күлләр, Сумка елгасы, урман бар).
Укучылар үзләре торган микрорайон турында сөйлиләр. Укытучы да үзе торган микрорайонның матурлыгы турында сөйли,фотосурәтләр күрсәтә.
Укытучы: Җәй көне сез кайсы елгада коенасыз? Суы чистамы?
(Җаваплар)
Сез ничек уйлыйсыз, безнең поселокта табигатьне саклау буенча нинди проблемалар бар?
(Җаваплар)
2013нче елны Россия Президенты В. В. Путин нинди ел итеп игълан иткән иде?
(Табигатьне саклау елы. )
Димәк, бу бик мөһим. Табигать - безнең йортыбыз. Без табигать белән сокланабыз, аның байлыкларыннан файдаланабыз, без аны сакларга да тиеш.
Табигатьне ничек сакларга була?
(Урманнар утыртырга, завод-фабрикалардан чыккан төтенне киметергә, чүпне теләсә кайда ташламаска, елгаларга пычрак сулар түкмәскә кирәк һ. б. ).
Язма эшнең планы төзелә:
1. Васильево - табигатьнең матур бер почмагы.
2. Без - табигать балалары.
3. Табигатьне сакларга кирәк!
Укучылар "Без - табигать балалары" исемле язма эш эшлиләр.
III. Рефлексия. Әңгәмәгә бәя бирү. Катнашучыларга билге кую. Өй эше: язма эшне эшләп бетерү.







Страницы: <<  <  1 | 2
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: