Боерык фигыль

Страницы: <<  <  2 | 3 | 4 | 5 | 6  >  >>

. Уйнап тор әле- үтенү, 2 зат, берлек сан
3. Яз, язып бетер, килеп чык- үтенү, 2 зат,берлек сан
4. Якын барасы булма- кискен боеру, 2 зат,берлек сан
5. Үткен булсын- киңәш итү,теләк, 3 зат,берлек сан
6. Җылытып торсын- теләк, 3 зат, берлек сан
Бүген без сезнең белән мультфильм карыйбыз, ул Кызыклы шәкерт әсәре буенча . Сезгә шундый бирем, мультфильмны караганда нинди боерык фигыльләр очрар. Игътибар белән тыңлагыз. (Мультфильм карау).
- Өйрән, тор, аума, утыр боерык фигыльләр
- Аума сүзе ничек барлыкка килгән Ау- тамыр, -ма – кушымча.
-Боерык фигыльләрнең барлык һәм юклык төре була.
- -ма/ -мә кушымчалары ярдәмендә боерык фигыльнең юклык төре ясала. Кайчан –ма ялгана, кайчан –мә ялгана? Басым турында аңлату.
Кил-килмә, дуслаш-дуслашма, чагыштыр-чагыштырма.
Кагыйдә. Боерык фигыльдә басым
- II затта- беренче иҗеккә: укы,туктагыз, ишет, барыгыз әле.
- III затта - соңгы иҗеккә : уйнасын, алсыннар
- Юклык формасында –ма/-мә кушымчасы алдындагы иҗеккә төшә:
белмә, әйтмәгез, сизмәсен.
148 нче күнегү. Җөмләләрдәге боерык фигыльләрне табып, басымын билгеләгез.
Белемнәрне тигезләүгә тест.
1. Боерыкфигыль
а) затланышлы б) затланышсыз.
2. Җөмләдән фигыльне табыгыз. Ул нинди фигыль?
Һич күләгә төшермә син җаныңдагы
Туган илең, Туган җирең яктысына.
а) хәл фигыль б) хикәя фигыль в) боерык фигыль
3. Боерык фигыль
а) заман белән төрләнә.
б) заман белән төрләнми.
4. Ә син курыкма, батырбул! Бу җөмләдәбоерыкфигыль нинди мәгънә төсмере белдерә?
а) эш кушу, боеруны б) киңәш бирүне в) үтенүне
5. Бирелгән сүзләрдә басым кайсы иҗеккә төшә
уйнасын, алсыннар
а) соңгы иҗеккә б) беренче иҗеккә
Экрандагы дөрес җавапларныкүзәтеп, укучылар бер-берсенеңҗава

Страницы: <<  <  2 | 3 | 4 | 5 | 6  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: