үплек сандагы боерык фигыль олылап, хөрмәтләп мөрәҗәгать иткәндә дә кулланыла: Узыгыз, апа, утырыгыз!
III зат боерык фигыль боеруның III затка караганын белдерә, ул берлектә — -сын, -сен, күплектә -сыннар, -сеннәр кушымчасы ала: кил-сен, килсеннәр, укы-сын, укы-сыннар, утыр-сын, утыр-сыннар.
I зат берлек сандагы боерык фигыль боерудан бигрәк теләк мәгънәсен белдерә. Аның кушымчасы -ыйм, -им: бар-ыйм, күр-им, башл(а)-ыйм, эшл(ә)-им. Күп вакыт бу фигыль янында әле кисәкчәсе кулланыла: барыйм әле, эшлим әле.
I зат күплектә сөйләүче (I зат) белән бергә башкаларны да эшкә өнди, чакыра. Кушымчалары -ыйк, -ик: бар-ыйк, күр-ик, башл(а)-ыйк, эшл(ә)-ик.
Боерык фигыль зат-сан белән төрләнә, дидек. Аның нигезе- II зат берлек сан формасы. Истә тотыгыз: фигыльнең нигезен табу өчен, аны II зат берлек сан боерык фигыль формасына куеп карыйлар. Таблицада боерык фигыльнең зат- сан кушымчалары бирелгән.
Берлек санКүплек сан
I зат- -ыйм// -им- ыйк// -ик
II зат--гыз// -гез; -(ы)гыз// -(е)гез
III зат- -сын// -сен-сыннар// -сеннәр
Боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнеше
берлеккүплек
I бар-ыйм әлеI бар-ыйк әле
II барII бар-ыгыз
III бар-сынIII бар-сыннар
- Мин сезгә фигыльләр бирәм. Сез аларны зат-сан белән төрләндерегез.
Кис, кара, тап, ашык, телә, чык, яз, сөйлә, сана, бизә.
2
t
v
Î
ø
Ì
Î
Þ
þ
,
.
hI
hI
gdI
hI
hI
hI
hI
hI
hI
hI
hI
hI
gdI
ÿJ
ÿJ
I зат
-Дәреслектәге 143 нче күнегүдәге бирелгән җөмләләрдән боерык фигыльләрне табыгыз. Аларның мәгънәсен ачыклагыз, зат-санын билгеләгез.
1. Сак бул- киңәш итү,2 зат,берлек сан.
2
Страницы: << < 1 | 2 | 3 | 4 | 5 > >>