Боерык фигыль

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

6 нчы сыйныфта татар теле дәресе.
Тема: Боерык фигыль, аның мәгънәсе, зат-сан белән төрләнеше. Боерык фигыльдә басым.
Максат: 1. Укучыларга боерык фигыль турында төшенчә формалаштыру, зат-сан белән төрләндерү күнекмәсе булдыру . Боерык фигыльдә басымны билгеләү үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итү.
2. Укучыларның фикерләү активлыгын, сөйләм телен үстерү.
3. Г. Тукай иҗатына мәхәббәт хисе тәрбияләү.
Җиһазлау: интерактив такта, слайдлар, компьютер.
Дәрес тибы: яңа теманы аңлату дәресе.
Формасы: төркемнәрдә эш.
Дәрес барышы:
I. Ориентлашу- мотивлаштыру этабы.
1. Уңай психологик халәт тудыру.
Деур укучы рапорты
1. Өй эшләрен,иҗади эшләрне тикшерү.
2. Актуальләштерү:
Фигыль турында гомуми мәгълүматны кабатлау.
- Укучылар, нинди сүз төркеме фигыль дип атала?
- Предметның яки затның эшен, хәрәкәтен, хәлен, торышын белдерә торган сүзләр фигыль дип атала.
- Фигыль нинди сорауларга җавап бирә?
- Фигыльләр нишли?нишләде?нишләгән?нишләячәк? сорауларына җавап бирә.
- Фигыль нинди ике төркемгә бүленә?
- Фигыль затланышлы һәм затланышсыз була.
- Затланышлы фигыльләргә нинди фигыльләр керә?
- Хикәя, боерык, шарт фигыльләр затланышлы була. Алар I, II, III затта, берлектә һәм күплектә килә ала.
- Затланышсыз фигыльләргә нинди фигыльләр керә?
- Сыйфат фигыль, хәл фигыль, исем фигыль, инфинитив затланышсыз була, ягъни зат- сан белән төрләнми.
- Бүген затланышлы фигыльләр турында сөйләшербез.
Үзбәя кую.
II. УМ кую һәм чишү.
1. Без бүген, укучылар, Г. Тукай шигырьләренә тукталырбыз.
( Г. Тукай турында кечкенә генә әңгәмә оештырыла, Тукайның портреты).
- Бик яхшы, хәзер аның шигырләреннән өзекләрен укып чыгабыз.
2 слайд.
1. Һич сине куркытмасынн

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: