Без өйдә бөтен эшне дә бергә эшлибез Тема: Инфинитив

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Тема: Без өйдә бөтен эшне дә бергә эшлибез
Тема: Инфинитив
Максат: Фигыльләрне кабатлау; яңа лексика белән таныштыру; инфинитивны сөйләм телендә кулланырга өйрәтү; әти-әниләргә өй эшләрен эшләргә ярдәм итәргә өйрәтү.
Җиһазлау: Компьютер, телевизор, такта.
Дәрес барышы:
1. Оештыру моменты.
- Исәнләшү
- Хәлләрен сораштыру
2. Уңай психологик халәт тудыру.
3. Актуальләштерү.
Балалар без инде сезнең белән фигыльләр белән танышкан идек. Фигыльләрнең төрле формалары бар, без өйрәнгәннәре: боерык фигыль, хикәя фигыль.
Боерык фигыльнең 2 зат берлек сандагы формасы, барлык фигыльләрнең нигезе булып тора: бар, кил, утыр, булыш
Хикәя фигыльнең ничә заман формасы бар?
- хәзерге заман: бара, килә, утыра, булыша
- үткән заман: барды, килде, утырды, булышты
- киләчәк заман: барачак, киләчәк, утырачак, булышачак
4.
- Рәсемгә карагыз, балалар, бүлмәдә тәртипме? Ни өчен тәртип түгел? Алар нишләделәр?
(ашадылар, савыт-саба ваттылар, пычраттылар, өйне туздырдылар)
5. -Балалар бу бүлмәне тәртипкә китерер өчен нинди эшләр эшләргә кирәк, бирелгән сүзләрдән сайлап алыгыз.
Бүлмәне җыештырырга - прибрать комнату
Савы-сабаны юарга - помыть посуду
Урын җыярга – заправить постель
Чүпне чыгарырга - вынести мусор
Тузанны сөртергә - вытереть пыль
Идәнне себерергә - подмести пол
Әйберләрне урнаштырырга- расставить вещи
Кер юарга – постирать белье
Кер үтүкләргә - прогладить белье
- Балалар бу сүзләрне дәфтәрегезгә язып куегыз.
7. Балалар сез инде бу сүзләрнең кушымчаларына игътибар иткәнсездер, бу кушымчалар ярдәмендә фигыльдән инфинитив ясап була. Нәрсә соң ул инфинитив? Инфинитив затланышсыз фигыль формасы. Ул Нишләргә? Нишләмәскә? соравына җавап бирә. –рга/-ргә, -ырга/-ергә

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: