Батырлар мәңге безнең күңелләрдә

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>


Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы
Муниципаль гомуми белем учреждениесе
"Кенә төп гомуми белем мәктәбе"









"Батырлар мәңге безнең күңелләрдә"
Сыйныф сәгате












Авторы: Кенә төп мәктәбенең
башлангыч сыйныф укытучысы
Галимова Рәмзия Камил кызы








Тема: Батырлар мәңге безнең күңелләрдә.
Максат. Бүгенге көндә исән-сау булган тыл ветераннарының үз авызыннан аларның яшьлекләре, балачаклары турында сөйләтү; башлангыч сыйныф укучыларының туган авылыбызның хәйрия тарихына игътибарын юнәлтү; өлкән буын үрнәгендә балаларга хәйриячелекнең төп принципларын аңлату; милли-төбәк компонентка нигезләнеп, халкыбызның үткәненә, гореф-гадәтләренә хөрмәт, ихтирам, сак караш тәрбияләү; эстетик тәрбия, әдәп-әхлак нормалары формалаштыру.
Кичә барышы.
Сәхнә түренә Мөхәммәдьярның "Изгелекне изгелек белмәс димә, яхшылыкка яхшылык килмәс димә" канатлы сүзләре язылган плакат эленә, укучылар ясаган рәсемнәрдән, иҗат эшләреннән күргәзмә оештырыла.
Укытучы: Исәнмесез, хөрмәтле әбиләр, сөйкемле балалар! "Әбиләр, әниләр, бәбиләр" кичәсен ачып җибәрергә рөхсәт итегез.
Бүген без, кечкенә буын балалары, авылыбызның хәйрия тарихы белән танышырбыз. Бу залга өч буын вәкилләре җыелган. Алар, кулларыннан килгәнчә, колхозга, фронтка, ятимнәргә ярдәм иткән. Адәм баласы ярдәм итүнең төрле ысулларын тапкан. Бүгенге кичәдә без алар турында ишетербез. Кичәбезне мин иң хөрмәтле кешеләр - әбиләр турында сөйләүдән башламакчы булам.
Әбием! Әбекәем, дәү әнием, алма әбекәй! Нинди матур яңгырый бу сүзләр! Бу сүзләр "әни" ди

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: