гән кебек үк якын һәм кадерле.
Залда утыручы әбиләрнең бала чагы авыр сугыш елларына туры килгән. Бу авыр елларның ачысын да, төчесен дә кичерергә туры килгән аларга, "нужа шулпасы"н да байтак чөмергәннәр алар. Бөек Ватан сугышы башлангач бабаларыбыз, Ватанны саклау өчен, яу кырына киткән. Алар белән бергә кайберләребезнең әбиләре дә җиңү яулап кайткан. Сугыш кырында әбиләр кылган зур батырлыклар һәм кичергән олы газаплар турында онытырлык түгел!
Бүген, сугыш кырларында җиңү яулап кайткан әбиебез-Тәскирә апаның сугыш турында сөйләвен тыңлап үтик. (Видеоязма карау)
Укытучы:Ә авылда хатын-кызлар һәм балалар гына кала. Бөтен эш алар җилкәсенә төшә. Ачлы-туклы килеш барсын да эшләргә туры килә аларга. Ил өчен, фронт өчен дип, көнне төнгә ялгап эшлиләр. Колхоз терлекләрен карарга, урак урырга, ындыр табагында эшләргә туры килә. Ләкин зарланмаганнар, иңнәренә төшкән авыр йөкне җигелеп тарткан алар. Әбиләребез, сугышка киткән ир-егетләребезне алмаштырып, трактор, комбайн штурвалы артына утырган. Җир сөрергә дә, тырмаларга да, чәчәргә дә туры килгән аларга. Хәзер Флёра апаны тыңлап китик
Флёра әби. Безнең үсмер чакларыбыз нәкъ менә авыр сугыш елларына туры килде. Әтиемне сугышка алдылар. Авылда эшче көчләр җитешмәгәнлектән, әниләребез әтиләребез эшен алыштырды, ә без, әле яшь кенә кызлар, әниләр белән бергә эшкә йөри башладык. Алар белән көлтә өю, печән чабу кебек эшләрдә эшләдек. Минем буем бик кечкенә иде, көлтә өйгәндә көчем җитми, күтәреп бирергә буем да юк, нишләргә белмичә елый идем. Ә бит фронт өчен, әтиләребез өчен эшлибез, үзебездән өлеш кертәсе килде.
Балаларым, хезмәтне яратып үсегез, әти-әниләрегезгә булышыгыз, бер- берегез белән дус, тату булыгыз, яхшы укыгыз!
Укытучы: Әбиләрнең сөйләвеннән күренгәнчә, алар үз вакытларын дө
Страницы: << < 1 | 2 | 3 > >>