Батырлар мәңге безнең күңелләрдә

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3

рес бүлә белгәннәр: укырга, эшләргә, ярдәм итәргә, күңел ачарга да өлгергәннәр.
(Әбиләрнең яшь вакытларында яратып уйнаган "Өчле", "Челтәр элдем читәнгә" дигән җырлы-биюле уеннары бергәләп уйнала. )
Укытучы:Хөрмәтле әбекәйләр! Эшләгән эшләрегезне тау итеп өйсәң, ул тау болытларга җитәр, юл итеп сузсаң, ул юлны үтү өчен үзе бер гомер кирәк булыр иде. Рәхмәт сезгә, чын күңелдән рәхмәт. Калган гомерегездә рәхәтләнеп, тыныч яшәргә язсын!
(Балалар башкаруында "Өебезнең кояшы" (Ф. Зыятдинова шигыре, А. Биктаһиров көе) дигән җыр һәм Ә. Бикчәнтәеваның "Дәү әнием" шигыре тәкъдим ителә. )
Укытучы: Ак яулыклы татар әбисе!
Син барысын да күрдең: яхшысын да, яманын да. Ләкин син барыбер татар әбисе булып калдың. Ак яулыгыңны башыңнан салмадың. Ә иң мөһиме: синең Ходай Тәгаләгә ышанычың саф булып сакланды. Бүген намаз укыйсың син, сиңа сокланабыз. Тәсбих тотып, илнең иминлеген теләп, балаларыңның саулыгын сорап, Ходайдан ялварасың. Теләгең кабул булсын, и мәрхәмәтле ак яулыклы татар әбисе!
Укытучы:
Игелек - кояштыр. Якты, саф нурларын бирсен
Һәр кешегә, һәр җан иясенә сипсен җылысын.
Йөрәгеңдә тусын шәфкать - сүнмәс бер җыр булсын,
Кояш булып мәңгегә балкысын.
Яхшылыкка багышла син елның һәрбер көнен,
Башкаларга өлге булсын яхшылык үрнәгең.
Яңарсын мәрхәмәт җирдә, йөрәкләрдә дә тусын,
Яхшылык һәрвакыт кеше күңелендә булсын.
(Кичә чәй табыны белән төгәлләнә. )






Страницы: <<  <  1 | 2 | 3
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: