Балалар бакчасында әкияттерапия һәм бармак уеннары

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Балалар бакчасында әкияттерапия һәм бармак уеннары
"Балаларның психик яктан сәламәт булуның бер чарасы буларак УМК элементларын кулланып "Әкиятерапиянең һәм бармак уеннарының әһәмияте"
Баланың мәктәпкәчә яшьтәге чоры - тирә-юньне йотлыгып өйрәнү, күп кичерешләрне үзенә туплау һәм кеше шәхесе формалашуда иң мөһим чор. Баларның физик һәм психик яктан сәламәт булулары өлкәннәрнең йогынтысы бик зур роль уйный. Психик яктан сәламәт булуның бер чарасы буларак әкияттерапиянең һәм бармак уеннарының әһәмияте турында сезгә якыннан таныштырып китәсем килә. Бу төр эшебездә без УМК материалларында киң куллана алабыз. Монда без УМК га кагылышлы рәсемнәр, мультфильмнар, бармак уеннары, әкиятләр, бармак театрларын кулланабыз. Безгә дидактик материал буларак бик отышлы дип саныйм. Үз эшемдә бу материалларны еш кулланам.
Шигырьләр, хикәя һәм әкиятләрдәге геройларның образларын, вакыйгаларын сурәтләүләрне алар күз алдына конкрет китерәләр һәм үзләрен шул вакыйгалар эчендә итеп хис итәләр, хыялланалар һәм фикер йөртергә өйрәнәләр.
Әкияттерапия - психик сәламәтләндерү һәм акыл үсешен үстерүдә кулланыла. Хәзерге заманда әкияттерапия бик актуаль булып тора. Әкият аша без чынбарлык белән параллель үткәрә алабыз. Шуңа да ничек иртәрәк бу эшне башласак, шулай яхшырак. Әкиятнең эчтәлегенә, геройларның образларына сораулар, чагыштыру алымнарын кулланып, без балалар белән анализ ясыйбыз, шул вакытта балаларның уй-фикерләрен, уй-кичерешләрен үзебезгә билгеләп бара алабыз. Әкияттерапия шөгыльләре балаларны чынбарлыктан аермый. Һәрбер шөгыльнең ахырында балалар белән берлектә сораулар ярдәмендә фикер алышалар: әкият сезне нәрсәгә өйрәтте? Бу белемнәрне һәм тәҗрибәне үз тормышыбызда ничек кулланачакбыз? Шулай итеп әкият илендә сәяхәт иткәндә, балалар тормыш тәҗрибәсен т

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: