Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>

тормышындагы күренешләр белән танышу балалар бакчасында беренче кечкенәләр төркеменнән башлана һәм балаларның белемнәре елдан-ел тирәнәйтелә бара. Мәсәлән, беренче кечкенәләр төркемендә бала әйләнә-тирәдәге предметларның исемнәрен, аларның формасын өйрәнсә, икенче кечкенәләр төркемендә бала предметның кулланылышы белән таныша. Уртанчылар төркемендә инде бала төрле хезмәт эшчәнлеге вакытында кулланыла торган предметларны аерырга өйрәнә: мәсәлән, эшләгәндә, рәсем ясаганда, уйнаганда кирәк була торган. Зурлар төркемендә бала предметның нинди материалдан эшләнгән булуын аңлатырга, предметның нәрсәдән эшләнгән булуына карап аның ныклыгы, предметның үзлекләре һәм сыйфатлары турында фикер йөртергә өйрәнә. Мәктәпкә хәзерлек төркемендә исә балалар предметларның кайда һәм ничек ясалуы хакында өйрәнәләр.

Әхлак тәрбиясе бирү балалар бакчасының барлык төркемнәредә дә, барлык төр балалар эшчәнлеге барышында да тормышка ашырыла. Әхлак тәрбисе бирү нәтиҗәсендә балаларда:
-әйләнә-тирә дөньяга карата уңай караш тәрбияләнә;
-гаиләсенә, туган ягына, туган авылына, туган иленә мәхәббәт тәрбияләнә;
-коллективта үзара мөнәсәбәтләр, үз-үзеңне культуралы тоту күнекмәләре, бергәләп уйнау һәм эшләү осталыгы, үзеңнең һәм башкаларның эшләгән эшләрен гадел бәяләү сәләте формалаша;
- социаль-иҗтимагый сыйфатлар тәрбияләнә.
Шуңа күрә тәрбияче һәр балага хөрмәт белән карарга тиеш, балаларның бер-берсе белән эмоциональ-уңай мөнәсәбәттә аралашуны оештыра белергә тиеш дип саныйбыз.
Әхлак тәрбиясе бурычлары беренче кечкенәләр төркеменнән башлап тормышка ашырыла. Бу төркемдә балаларга аларның җенес буенча аерымлау турында башлангыч мәгълумат бирелә: малайлар кыска чәчле була, алар күлмәк, чалбар, шорты кияләр, ә кызлар озын чәчле булалар, алар бантик тагалар, матур, чәч

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: