Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>

әкле күлмәк кияләр. Икенче кечкенәләр төркемендә бу белемнәр тирәнәйтелә: малайлар күбрәк машина, туп белән уйнылар, ә кызлар курчак белән, малалар көчлерәк, кыюрак булалар, ә кызлар көчсезрәк. Уртанчылар төркемендә инде малайларда кызларга карата, ә кызларда малайларга карата хөрмәт тәрбияләнә башлый. Зурлар төркемендә малайларны кызларга карта игътибар күрсәтергә өйрәтәләр: кызларга урындык алып килергә, аларга булышлык күрсәтергә һәм башкалар. Кызларда исә тыйнаклык тәбияләргә, әйләнә-тирәдәгеләрне кайгыртырга, малайлар күрсәткән игътибарга рәхмәт әйтергә өйрәтергә кирәк. Мәктәпкәчә әзерлек төркемендә малайларда һәм кызларда үз җенесе вәкилләренә хас булган сыйфалар тәрбияләүне дәвам итәргә кирәк: малайларда кызларга булышу, ярдәмчеллек, урын бирү, ишектән чыкканда алдан үткәрү сыйфатларын, ә кызларда - тыйнаклык, кайгыртучанлык, пөхтәлек кебек сыйфатларны.
Ата-аналарга гаиләдә бу күренешләрне тәрбияләргә киңәш ителә. Аларны шулай үк төрле матур әдәбият, сюжетлы ролле уеннар аша бирү мөһим. Мәсәлән: без үзебезнең төркемдәге ата-аналарга шундый китаплар тәкъдим итәбез: "Иң матур сүз", "Гөлбакча", "Уйный-уйный үсәбез", "Тел күрке - сүз", "Тел дигән дәрья бар", шулай ук бу китапларны төркемдә режим моментларында актив кулланабыз. Аларның эчтәлеген сөйлибез, морален аңлатабыз. Ә сюжетлы-ролле уеннар, мәсәлән, "Гаилә" уеныныда гаилә мөнәсәбәтләре, әти-әниләргә хөрмәт тәрбияләнә, ә инде "Кибет", "Ветеринар клиникасында", "Яшелчә кибетендә", "Аптека" һәм башка уеннарда олыларга хөрмәт, сөйләшкәндә ягымлы сүзләр кулланырга өйрәтәлә.
Шулай итеп, безнең балаларыбыз инсафлы, тәртипле һәм әдәпле булсын өчен, киләчәктә тормышлары якты, матур, күңел тынычлыгы булсын өчен

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: