Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе

Балаларны кечкенәдән инсафлы, әдәпле, тәрбияле итеп тәрбияләү - әти-әниләрнең җаваплы һәм изге бурычы. Үз-үзеңне тоту, аралашу күнекмәләре бирү гаиләдә, балалар бакчасында башлана. Тәрбия - ата-аналарның, тәрбиячеләрнең зур осталыгын, тырышлыгын һәм түземлеген таләп итә торган дәвамлы эш. 2 яшькә кадәрге балалар күбесенчә гаиләдә тәрбияләнә. Димәк, әдәплелек кагыйдәләре өйдә әти-әни, әби-бабай тарафыннан өйрәтелә. Бу эш ата-аналардан зур тырышлык һәм сабырлык тәлап итә. Балаларга "алай ярамый", "болай эшләмә" дип өзлексез тукып, кисәтеп торулар гына уңай нәтиҗәләр бирми. Әхлак тәрбиясе бирү эзлекле, даими алып барылырга тиеш. Гаиләдә нигез итеп салынган балалар бакчасында тагын да үстерелә, камилләштерелә. Тәрбия эше кешелек җәмгыяте барлыкка килгәннән бирле яши. Тәрбия иҗтимагый күренеш. Тәрбия эшеннең стратегик максаты, асылда, бала шәхесенең барлык эчке табигый көчләрен хәрәкәткә китерүдән, аны физик һәм рухи яктан әзерләп, яңа җәмгыять шартларында интелектуаль - әхлакый шәхес буларак эш итә алучы ирекле бер зат итеп тәрбияләүдән гыйбрәт. Рухи ярлылык әхлаксызлык тудыра. Әхлаксыз җәмгыятнең киләчәге юк. Шуңа күрә бала кечкенә булганда үк әхлак тәрбиясенә игътибар бирергә дип саныйбыз. Яхшыны яманнан, яманны яхшыдан аера белү тәрбиясе кешедә яштән үк тәрбияләнә. Балаларның социаль-шәхси үсеше "Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасының" "Бала һәм әйләнә-тирә дөнья", "Әхлак тәрбиясе", "Хезмәт тәрбиясе", "Культура-гигиеник күнекмәләр тәрбияләү" бүлекләрендә ачыклана. Балаларның предмет тирәлеге һәм җәмгыять тормышы күренешләре белән танышулары "Бала һәм әйләнә-тирә дөнья" бүлегендә тәкъдим ителә.
Предмет тирәлеге һәм җәмгыять

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: