Балалар бакчасы һәм мәктәп эшчәнлеге барышында дәвамчанлык

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Балалар бакчасы һәм мәктәп эшчәнлеге барышында дәвамчанлык.
Бүгенге көндә мәгариф системасындагы эшчәнлек көн саен үзгәреп тора. Шуны исәпкә алып, без, тәрбиячеләр, укытучылар, балаларны шул үзгәрешләрне җиңеп чыгарлык итеп тәрбияләргә тиешбез. Бүгенге көндә мәктәпләр, балалар бакчалары федераль дәүләт белем бирү стандартын гамәлгә ашыру буенча эш алып баралар. Федераль дәүләт белем бирү стандартын гамәлгә ашыруның төп принциплары булып дәвамчанлык һәм үсеш тора. Дәвамчанлык үзе ике яклы: балаларның балалар бакчасында үз-үзләрен тотышлары, үз-үзләренә бәя бирүләре формалаша, ә бу мәктәптә ныклы белем алу өчен төп юнәлеш булып тора. Алар мәктәпкә барганда ныклы ышаныч белән баралар. Бу төр эшчәнлек белән алар мәктәп системасына бик тиз һәм җиңел ияләшәләр. Балаларның мәктәптәге өлгерешләре аларның балалар бакчасында алган белем-тәрбияләренә нигезләнә. Федераль дәүләт белем бирү стандартын гамәлгә ашыруның максатлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт: балалар бакчасы һәм мәктәп арасында дәвамчанлык урнаштыру, ә бу үз чиратында балаларның бакчадан китеп, мәктәпкә җиңел кереп китүләренә ярдәм итә; һәр балага үз мөмкинлекләрен тулаем ачарга булышу; балаларны мәктәп белән кызыксындыру, мәктәпкә барасы килү теләген үстерү. Федераль дәүләт белем бирү стандартын гамәлгә ашыруның бурычлары булып түбәндәгеләрне атап булыр иде: мәктәпкә әзерлекле балаларның сәламәтлекләрен ныгыту һәм саклау; балаларга мәктәптә уңышлы белем алу өчен киң кырлы белем бирү.
Федераль дәүләт белем бирү стандартын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә балалар мәктәпкә тулы әзерлек белән баралар дияргә була. Бакчаны тәмамлаганда балалар үзләрендә мөстәкыйльлек сизәләр, нинди генә аңлашылмаучанлык килеп чыкса да, аннан чыгу юлларын табалар, дөрес хәл итәләр, алар үз көчләренә ышаналар, иптәшләренә, өлкәннәргә игътиб

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: