Һавасыз яшәп буламы

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Гомуми үсеш бирүче 7 Актаныш балалар бакчасы"ның I квал. категорияле тәрбияче
Хаҗиева Венера Мазһар кызы
Тема:"Иң кирәкле нәрсә - һава"
Тәрбия бурычы: Балаларга һаваны пычратуга китергән факторларга карата кире мөнәсәбәт, табигатькә сак караш тәрбияләү.
Методик алымнар: тәҗрибә-практик эш, сорау- җавап, нәтиҗә чыгару, бәяләү.
Белем бирү өлкәләренең интеграциясе : уеннар, аралашу.
Белем бирү бурычы: пычрак һаваның кеше сәламәтлегенә никадәр зыян китерүе турында белемнәрне камильләштерү.
Үстерү бурычы: Үсемлекләрнең һаваны чистартудагы ролен күрсәтү.
Максат: Һаваның кеше тормышындагы әһәмиятен ачыклау.
Җиһазлау: Тәҗрибә өчен үтә күренмәле сулы савыт, стакан, кабартылган ике шар, таяк, һәр балага сулы савыт, өрү өчен коктейль саламчыклары. , әйләндергечләр, һаваны пычратучы сәбәпләрнечагылдыручы слайдлар. .
Белем бирү өлкәләре: танып белү, сөйләм үсеше, физик үсеш.
Эшчәнлек барышы:
Тәрбияче: Балалар, мин сезгә табышмак әйтәм, сез җавабын табырга тырышыгыз.
Үзе шушында, үзе беленми;
Тынга беленә, күзгә күренми.
Балалар: Ул - һава.
Тәрбияче: Бик дөрес. Әйдәгез әле һаваның үзлекләрен ачыклыйк. Аның өчен тәҗрибә ясап карыйк. Минем кулда стакан. Аның эчендә әйбер бармы?
Балалар: Аның эчендә бернәрсә дә юк.
Тәрбияче: Хәзер мин аны каплап суга батырам. Эченә су керәме?
Балалар: Стакан эченә су кермәде.
Тәрбияче: Ни өчен? Стаканның эче буш бит. (Балалар җавабы). Балалар, стаканның эчендә һава бар иде, шуңа аңа су керә алмады. Ә хәзер стаканны әзерәк авыштырып суга батырып карыйк. Нәрсә килеп чыкты?
Балалар: Стаканнан күбекләр чыкты.
Тәрбияче: Нәрсә ул?
Балалар: Күбекләрдә һава.
Тәрбияче: Димәк, стака

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: