үп агулы газлар бүленеп чыга, һаваны пычрата. Җилсез көнне төтеннәр җиргә генә төшәләр, корым булып тирә-яктагы әйберләргә утыра, үпкәләрне зарарлый. (Слайдлар) Менә шушы зарарлы газлар чыгудан ничек тутатыр идегез?
Балалар:Торбаларгачистарткычкуяридек. Газ чыгармыйторганмашиналаруйлаптабыридек.
Тәрбияче: Суда һава бар дип уйлыйсызмы? Тикшереп карыйк. Аның өченсуга һава кертик өреп. (Балалар коктейль саламчыклары ярдәмендә савыттагы суга өрәләр)Нәрсә күзәтәсез?
Балалар: Судан һава чыга.
Тәрбияче: Димәк су эчендә һава юк һәм ул анда тормый да. Менә бу гөлгә суны сипми тордык һәм аның туфрагы нык корыды. Су сибик әле (бер бала кечкенә лейка белән су сибә)Нәрсә күзәтәбез, балалар?
Балалар: Куыклар барлыкка килде.
Тәрбияче: Куыклар булып һава чыга, чөнки су һаваны этеп чыгара. Шуңа күрә дә балаларга су янына үзләренә генә барудан сак булырга кирәк.
Һава һәрвакытта да хәрәкәт итә, күчеп тора. Җылы һава җиңелрәк, ә салкын һава авыррак. Салкын көннәрдә прогулкада сезнең белән авыздан җылы һаваны чыгарып күзәттек. Шуңа күрә җылы һава өскә күтәрелә, ә салкын һава аска төшә. Менә шулай итеп табигатьтә җил барлыкка килә. Без үзебез дә җилне барлыкка китерә алабыз.
Балалар уенчык - әйләнчеккә коктейль саламчыклары ярдәмендә өрәләр.
Тәрбияче: Балалар, тәҗрибә ярдәмендә нинди ачышлар ясадык? Нәрсәләр кызыклы булды? Үзебезнең эшчәнлекне шигъри юллар белән тәмамлыйк.
Бала: Саф һава тәнгә дәва дип,
Белми әйтми өлкәннәр.
Шат күңелле була белә
Саф һавада йөргәннәр.
Саф һава рәхәт суларга
Көч, куәт, дәрман керә.
Һавасыз һич яшәп булмый
Моны һәммәбез белә.
Һава кирәк илгә - көнгә.
Һава кирәк һәркемгә.
Һава кирәк җәнлекләнгә
Һава кирәк һәр гөлгә.
Һава кирәк яшеллеккә
Һава кирәк те
Страницы: << < 1 | 2 | 3 | 4 > >>