Амирхан Еники

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Эпиграф: . Сине якын иткән, һәрвакыт терәк булган анаңны хөрмәт итеп яшә, кадерлә. . .
Дәреснең барышы.
I. Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.
II . Актуальләштерү. Яланнарда,урманнарда йөрим. Туган ягым –яшел бишек әсәрен искә төшерәм,Гомәр Бәширов күз алдына килеп баса. Елга буйларына төшәм, кое тирәләрендә әйләнәм: пар чиләген асып әнкәем исемә төшә,һәм әниемә дан җырлаучы Сибгат Хәким уйларымда.
(Презентация) (МАСТЕР-Асар)
1-Ә ирек яратучы ат образын кайсы авторларыбыз тасвирлаган икән?(Г. Ибраһимов. Алмачуар. Туган ягым-яшел бишек Г. Бәширов)
2-Кызыл чәчәкләрГ. Ибраһимов
3-Кызыл ромашка. М. Җәлил
4-КорабДәрдемәнд
5-Кайсыгызның кулы җылы?. Х. Туфан
6-Ак бүре-Татар халык әкияте
7-ӘбугалисинаК. Насыйри
8-Сөембикәбәет
9-Агыйдел Мирсәй Әмир
10-Әмирхан Еники
Әдәбиятыбызда бик матур әсәрләр калдырган әдибебезнең Әйтелмәгән васыять әсәре бүген дә бик актуаль.
Әмирхан Еники эчке дөньяны тасвирлаганда детальләр, символларга еш мөрәҗәгать итә. Бу Әмирхан Еникинең Әйтелмәгән васыять хикәясендә аеруча ачык күренә.
Нәрсә ул әдәби деталь?
Укучылар фикере тыңлана.
Деталь - әдәби әсәр тудыруда катнаша торган әйбер, сызык, хәрәкәт, күренеш.

Укытучы Әдәби детальләр кеше рухын чагылдыруда актив катнаша.
Әсәр пейзаж белән башланып китә. Әйдәгез әле, шул юлларны кабат күздән кичерик. Йомшак кына җәйге җил исә. . . Дала буйлап кылганнар йөгерә, кылганнар йөгерә. Ефәк чукларын еш-еш селкеп, акрын гына кыштырдап, бик тырышып һәм бик кабаланып йөгерә кебек алар. . .
Нинди образ белән очрашабыз?
Укучы. Әлеге юлларда дала пейзажы тасвирлана.
Укытучы. Әйе, язучы стилендә дала пейзажы - милли традицияләрнең яңаруын искәртеп торган онытылмас бизәк. Күз күреме җитмәслек ерак

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: