Амирхан Еники

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>

Акъәби үзен мөселманча җирләүләрен тели. Ләкин аның бу теләге дә кабул булмады.
Әсәр ахырында, Акъәбинең әйтелмәгән васыятен әйтеп бетерергә теләгәндәй, авылдан әбинең яшел сандыгы килеп төшә. Укучылар, ә бу сандыкта ниләр бар?

Укучы. Сандыкта Акъәбинең ак бәз кәфенлеге иң өскә куелган. Ниләр генә юк бу сандыкта: чуклы камчы, саф көмештәй челтәрләп эшләнгән чулпы һ. б. Монда Акъәбинең әби-бабасыннан, нәселеннән килгән борынгы сәнгать өлгеләре тупланган. Без биредә яшел сандык детале белән очрашабыз.
Укытучы. Сандык эчендәге предметларның һәркайсы диярлек мәгънә вазифасын үти. Ул әйберләр - башкорт халкының күпьеллык хәзинәсен, буынара бәйләнешләрне, тулаем тарихи-милли яшәешен чагылдыра торган символлар.
Уйлап караыз әле, ил анасының кәфене нәрсәне аңлата.

Кәфен – тирән мәгънәне аңлата торган символ. Халыкның күптәнге йоласы.
Укытучы. Акъәбинең яшел сандыгы, андагы кәфенлек, балаларын да уйланырга мәҗбүр итә. Үлгән әниләре аларның күзен ачты. Газиз балалары үз әниләрен мәңгелек белән тоташудан мәхрүм итүләрен кәфенлекне күргәч кенә аңлый алдылар. Шуңа күрә алар хәтта бер-берсенә күтәрелеп карарга ничектер кыймадылар.
Димәк, укучылар, яшел сандык детале нәрсәне аңлата?
Укучы. Халыкның рухи байлыгын.
Укытучы. Ә хәзер укучылар күргәзмәдәге әйберләр белән танышыйк әле. Нәрсәләр күрәсез?Акъәби үлгәннән соң, аның балалары,буыннарга тапшыру өчен нәрсәне сайлап ала?
Бүре тотканда кулланыла торган камчыны. Ә карчык матур киемнәрен, бизәнү әйберләрен васыять итәргә уйлый. Ә камчыны хәтергә дә алмый. Яшь буын әйтерсең явызлык символын сайлый, матурлыктан баш тарта,аны театр-музейларда карый торган бизәккә әйләндерә.
Автор камчы белән нәрсә әйтергә тели соң?Камчы яра сала торган корал. Әйтерсең , безнең күңелләреб

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: