улырак белер өчен нишлибез? Әйдәгез, Һ. Такташның шигыренә күз салыйк. "Урман кызы"н сәнгатьле уку. 5нче бүлек кенә укыла. Лирик герой нинди булып күз алдына килеп баса? Композитор булсагыз, нинди көй язар идегез?Мин сезгә ике көй тыңлатам, сезнеңчә, кайсысын автор яратып кабул итер иде? Көйләр тыңлау.
IV. Йомгаклау. Нәтиҗәләр ясау.
Сорауларыгыз бармы? Нинди сыйфатларга ия булды сез танышкан Такташ? Ул сезгә ошадымы? Кайсы ягы аеруча күңелегезне арбады? Эпиграфтагы сүзләрне исбатлаганмы аның тормыш юлы? Әлбиттә. Рәхмәт, укучыларым.
Билгеләр кую.
Икенче дәрес.
Тема "Яшьлек. Мәхәббәт. . . . "
Эпиграф
"Мәхәббәт тә -
нәфис матур чәчәк,
Ләкин
Үзе гаҗәп гомерсез,
Кайчак загс белән соңы бетә,
Ә кайчакта. . .
Яхшук күңелсез. . . "
Һ. Такташ
Максат:
Укучыларның игътибарын шигъри әсәргә юнәлтү аша фикерләү сәләтен үстерү, иҗади эшләргә өйрәтү; әсәрне төшенү дәрәҗәсен ачыклау, Һади Такташның "Мәхәббәт тәүбәсе" исемле поэмасы аша җәмгыятьтә яшәүнең әхлаки нормаларын билгеләү, тәүфыйклылык тәрбияләү.
Балалар үзләре "мәхәббәтнең соңы, һичшиксез, тату гаилә кору" дигән фикергә килергә тиеш.
Дәрес барышы.
1. Үткән дәрестә ишеткәннәрнең истә калу - калмавын тикшерү. Тестлар:
1. Һ. Такташ ничәнче елда туа?
а)1901;
б)1902;
в)1903.
2. Ул кайсы авыл малае?
а)Кызылъяр;
б)Сыркыды;
в)Иске Кармәт.
3. Укырга - язарга кемнән өйрәнә?
а)әбисеннән;
б)апасыннан;
в)әнисеннән.
4. Үсә төшкәч,аны кайсы авыл мәдрәсәсенә укырга бирәләр?
а)Кушлавыч;
б) Пешлә;
в)Кармәт.
5. Һ. Такташ кемнәрнең шигырьләрен яратып укый?
а)С. Рәмиев, Г
Страницы: << < 1 | 2 | 3 | 4 > >>