Ачык дәреснең технологик картасы Габдулла Тукайның «Су анасы» әкияте

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Ачык дәреснең технологик картасы
Габдулла Тукайның "Су анасы" әкияте
(Рус мәктәбенең татар төркемендә әдәби уку дәресе. 5 сыйныф)
Дилиә Рәис кызы Тимербулатова,
МБГББУ "Кэлчер ТГББмәктәбе"нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Дәрес тибы: яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
Максат:
1) Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирү, "Су анасы" әкиятен укып анализлау;
2) аралашу сәләтен үстерүгә йогынты ясау;
3) Г. Тукай иҗаты белән горурлану, шигъри сүзгә мәхәббәт хисләре тәрбияләүне дәвам итү.
Материал һәм җиһазлау:
укытучы өчен: Г. Тукай иҗаты буенча презентация, рәсемнәр, физминутка ясау өчен аудиоязма, "Су анасы" мультфильмы;
укучылар өчен: 5 нче сыйныф өчен "Татар әдәбияты" дәреслеге (авторлары: Ф. Ф. Исламов, Ә. М. Закирҗанов), "Үзбәя" кәгазьләре.
Универсаль уку гамәлләре:
шәхси: үз фикереңне башкаларга җиткерә белү, башкаларны игътибар белән тыңлау;
регулятив: дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;
коммуникатив: үз фикереңне төгәл һәм тулы итеп әйтә белү;
танып белү: сөйләмне аңлап төзи белү, логик фикерләү.
Уку эшчәнлеген оештыру: парларда, күмәкләп, үзлектән эшләү.
Этап
Укытучының эшчәнлеге
Укучының эшчәнлеге
1. Оештыру.
Максаты: уңай психологик сәләт тудыру (1-2минут)
Укучыларны сәламләү, дәрескә әзерлекне тикшерү, эш урыннарын тәртипкә китертү.
Һава торышы турында әңгәмә. Диалогик сөйләм үстерү.
Бүген көзнең ничәнче ае?
Бүген көн нинди? Җил исәме? һ. б
Монологик сөйләм.
"Көз"темасы белән бәйле нинди сүзләрне беләсез?
- Исәнмесез, укучылар!
- Исәнмесез, саумысыз!
- Хәерле көн белән. <

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: