Ачык дәреснең технологик картасы Габдулла Тукайның «Су анасы» әкияте

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>

br/>- Имен үтсен көнегез!
- Кәефләрегез ничек соң?
- Анам телен, Тукай телен
Өйрәнергә дип килдек без.




Әлеге аралашуыбыз өчен критерийлар буенча үзегезнең эшегезне бәяләгез
Дәрескә эш урыннарын тәртипкә китерәләр. Укытучы белән исәнләшәләр. Дежур укучыдан дәрестә кем юклыгы, сәбәбен сорыйлар. Бер-берсенең кәефе, хәлләре ничек икәнен сорашалар. Укытучы биргән сораулар буенча парларда сөйләшәләр. Бер-берсенә әлеге дәрестә уңышлар телиләр.

Парталарында яткан "Үзбәя кәгазе"нә язылган критерийлар буенча 1 нче пунктка үзләренә билге куялар
2. Өй эшен тикшерү. Максаты: укучыларның мөстәкыйль эшли алуларын тикшерү (4-5минут)
Г. Тукай турында мәгълүмат яки аның шигырьләрен тыңлау. Быел Г. Тукайның 130 еллык юбилее билгеләп үтелүе турында әңгәмә кору
1. Укучылар үзләре сайлап алып эшләп килгән өй эшләрен укый.
2. "Үзбәя кәгазе"нә язылган критерийлар буенча 2 нче пунктка үзләренә билге куялар
3. Актуальләштерү. Максаты: белгәннәреннән чыгып, белмәгән материалны ачыклау (2-3минут)
1. Ребус чишү (Тукай сүзе килеп чыгарга тиеш)
2. ТЭЙК-ОФ-ТАЧ ДАУН структурасын куллану.


Тукай әсәре булса - басарга, булмаса-утырып кына торырга кирәк
1. Ребус чишәләр

2. Укучылар Тукай әсәре булса - басалар, булмаса-утырып кына торалар.
4. Уку мәсьәләсен кую. Максаты: теманы, дәрестәге чишәсе проблеманы формалаштыру (6-7 минут)
Димәк, бүген кайсы шагыйрьнең әсәре белән танышырбыз?
Хәзер мультфильм карыйбыз.
Дөрес, бүген без Г. Тукайның "Су анасы" әкиятен укып фикер алышырбыз, андагы геройларга характеристика бирербез
-Су анасы төшенчәсе

Укучылар куелган сорауга җавап бирә, Г. Тукайның "Су анасы" әкиятен карыйлар һәм дәре

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: