Абдулла Алиш әкиятләренең поэтик үзенчәлеге.

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>

лен нурландыра торган фикерләрне әкият теленә салып бирә. Аның "Ана әкиятләре" сериясенә кергән әсәрләре шундый изге максат белән язылганнар.
"Ана әкиятләре" гаҗәп киң программаны эченә алырга тиеш иде. Язучы әле шул юлда илһамланып эшли иде. . . " (А. Алиш. "Сайланма әсәрләр" китабына язылган кереш мәкаләдән. 1957. )
Әмма дәһшәтле сугыш Абдулла Алишның иҗат планнарын өзә. 1941 елның июлендә ул Бөек Ватан сугышына китә. Шул ук елның октябрь аеннан башлап, аннан хатлар туктала, Алиш хәбәрсез югала. Берничә еллар буе аның язмышы билгесез кала. Сугыш бетеп, "дөнья тынып калгач" кына, аның язмышы ачыклана. Газаплы әсирлек шартларында да ул дошман алдында тез чүкмәгән, көрәшчеләр сафында булган, тирән лирик кичерешләр белән сугарылган шигырьләр иҗат итәргә дә үзендә рухи көч тапкан. Соңгы сулышына кадәр газиз халкына һәм Ватанына тугрылык саклап, көрәштәш иптәшләре белән бергә, илебез азатлыгы өчен гомерен биргән. . .
Сугышка кадәр балаларга атап язган әсәрләре һәм тоткынлыкта иҗат иткән ялкынлы шигырьләре белән Абдулла Алиш бүген дә халык күңелендә яши. Әсәрләре кат-кат басыла, яратып укыла. Алар арасында тәрбияви әһәмияте ягыннан "Ана әкиятләре" аерым урын тота.
Әйтеп үтелгәнчә, бу әкиятләр, китап булып тупланып, 1940 -- 1941 елларда рус һәм татар телләрендә басылганнар. 1956 елда китапның рус телендә икенче басмасы дөнья күрә. Шуннан бирле алар язучының "Сайланма әсәрләр"ендә һәм төрле җыентыкларда басыла киләләр, кайберләре үзләре генә аерым бер китап булып та чыктылар: "Песиләр һәм күселәр", "Бал корты һәм Шөпшә", "Мактанчык Чыпчык белән Тыйнак Сыерчык" һ. б.
"Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар" әкияте "Лошади" дигән исемдә Г.

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: