Абдулла Алиш әкиятләренең поэтик үзенчәлеге.

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Абдулла Алиш әкиятләренең поэтик үзенчәлеге.
Абдулла Алишның "Ана әкиятләре" сериясе 1939 елда башлана. Моңа кадәр инде ул, шактый санда әкият һәм хикәяләр язып, балаларның яраткан язучысы булып таныла.
1934 елда "Пионер каләме" журналының 2 нче санында басылган "Капкорсак патша" исемле беренче әкиятеннән соң, Абдулла Алиш 25 ләп әкият яза һәм авторлаштырып тәрҗемә итә. Алар төрле газета-журналларда басылалар, "Неч-кәбил" (1937), "Әкиятләр" (1937, 1939), "Ана әкиятләре" (1940 -- 1941) исемнәре белән аерым китаплар булып та чыгалар.
1939 елның 1 февралендә "Яшь ленинчы" газетасында басылган "Каз белән Аккош" һәм "Куян кызы" -- "Ана әкиятләре"нең беренчеләре. Нәниләргә атап язган кереш сүзендә автор болай ди: "Рөстәм әле бик кечкенә, аңа бары биш кенә. Шулай булса да, ул үзе песи баласы кебек бик шаян: җитмәгән җире, сөйләмәгән сүзе, эшләмәгән эше юк. Әнисе Рөстәмне бик ярата. Береннән-бере кызыклы әкиятләр сөйли, матур-матур көйләр көйли. Рөстәм бу әкиятләрне бик яратып тыңлый, кайберләрен отып та ала, бакчага баргач, иптәшләренә дә сөйли. Ул әкиятләрне минем дә тыңлаганым бар. Миңа да ошыйлар. Сезгә ошармы икән соң алар, кадерле балалар?"
Болардан соң Абдулла Алиш, "Ана әкиятләре" бәйләменнән" дип, кече яшьтәге балалар өчен тагын берничә әкият язып бастыра. "Чукмар белән Тукмар", "Бик яхшы сабак алды Ябалак", "Мактанчык Чыпчык белән Тыйнак Сыерчык", "Песиләр һәм күселәр", "Тырышлык -- зурлык, ялкаулык -- хурлык" -- шундыйлардан.
Бу әкиятләр балаларга аңлаешлы йөгерек телдә язылуы белән дә, тәрбияви әһәмияте белән дә шул вакытларда ук игътибарны җәлеп иткәннәр һәм яратып укы

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: