лганнар. Тиздән аларны аерым китап итеп чыгару һәм рус теленә тәрҗемә итү мәсьәләсе күтәрелгән. Бу хакта шул елларда Татарстан китап нәшриятында яшьләр-балалар редакциясе мөдире булып эшләгән, соңыннан тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме булып танылган Хәсән Хәйри үзенең истәлекләрендә болай язды: ". . . Ниһаять, әкиятләр җыентыгын чыгару кирәклеге туды. Бу тәкъдимне без хуплап каршы алдык. "Ана әкиятләре"нең татарча китап булып чыгуын көтеп тормыйча, бер үк вакытта русчага тәрҗемә итәргә бирдек. Рус теленә тәрҗемәне, чын күңелдән бирелеп, Александр Бендецкий эшләде. Шулай итеп, Алишның иң атаклы, хәзер инде күп тапкырлар басылган, укучылар арасында киң танылган "Ана әкиятләре" китабы ике телдә бер үк вакытта (1940 -- 1941 елларда) дөньяга чыкты. Русчасы хәтта алдарак та басылган иде. . . "
Шунысын да әйтергә кирәк: бу китапта 1938 елда язылган "Сертотмас Үрдәк" әкияте дә бирелгән һәм "Ана әкиятләре" циклына кереп киткән (русчасы -- Александр Бендецкий тәрҗемәсендә).
Баласын һәрьяктан тәрбияле итеп күрергә теләгән ана исеменнән сөйләтелгән бу әкиятләр әниләр өчен дә, нәниләр өчен дә кыйммәтле бүләк булды. Әкиятләре аша автор балаларны табигать һәм тормыш-көнкүреш шартлары белән таныштыра, кечкенәдән үк бала характерында уңай сыйфатлар формалаштыру бурычын куеп, аларны төрле матур гадәтләргә, хезмәткә өйрәтү, ата-аналарны һәм олыларны хөрмәт итү, гаделлек, намуслылык, батырлык, тыйнаклык һәм башка күркәм сыйфатлар тәрбияли.
Күренекле язучы һәм тәнкыйтьче Гази ага Кашшаф, Алиш әкиятләренең һәр-
берсен "энҗе бөртекләре"нә тиңләп,50 нче елларда ук аларга югары бәя биреп язган иде: ". . . Абдулла Алиш та түземлелек белән баласына тәрбия бирүче ана кебек, баланың рухын сафландыра, күңе
Страницы: << < 1 | 2 | 3 | 4 > >>