Төзеделәр: Казан шәһәре Совет районы Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиянең югары квалификацияле башлангыч сыйныф укытучылары Курбанова Лидия Николаевна һәм Зиннурова Наилә Зәйнетдиновна.
Абдулла Алиш әкиятләре буенча викторина
Башлангыч сыйныфларда класстан тыш эшчәнлек
Максат: балалар күңелендә Абдулла Алиш иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.
Мәсьәләләр: Абдулла Алиш әкиятләре турындагы белемнәрне ныгыту, балаларда хайваннарга мәхәббәт, ягымлы караш, кызыксыну тәрбияләү.
Методик алымнар: слайдлар карау, сораулар, табышмаклар.
Викторинага әзерлек эше: Абдулла Алишның биографиясе һәм иҗаты белән танышу, әкиятләрен уку, сәхнәләштерү, "Минем яраткан Алиш әкиятләре"дигән темага рәсемнәр күргәзмәсе оештыру.
Җиһазлау: "Абдулла Алиш әкиятләре буенча викторина"га презентация, "Чукмар белән Тукмар " әкиятенә иллюстрацияләр.
Викторина барышы
Укытучы: Кадерле балалар! Бүген бездә гадәти генә көн түгел. Бүген без әкият геройлары белән очрашырбыз.
(Слайд 1) Абдулла Алиш китапларын күзәтү.
- Балалар! Карагыз әле никадәр матур китаплар! Аларны кем язган? Таныдыгызмы?
(Слайд 2) Абдулла Алиш портретын күрсәтү.
Укытучы: Әйе, бу Абдулла Алиш- зур һәм олы йөрәкле кеше. Алишның әкиятләре безгә сөйләп бетермәслек шатлык китерәләр. Әйдәгез, бергәләп искә төшерик.
- Ә хәзер әкиятләр буенча викторина сорауларына җавап биреп китәрбез.
(Слайдларда викторина сораулары):
1. (Слайд 3 ) Нинди әкият "Борын-борын заманда юаш хайваннарның, ерткыч җанварларның койрыклары бөтенләй булмаган. . . " дигән сүзләр белән башлана? ("Койрыклар")
2. (Слайд 4) Бу өзек кайсы әкияттән: "Әле кичә генә балалар ул ояны ашыгы- ашыга эшләп бетерделәр, ә бүген инде анда яз кунаклары
Страницы: 1 | 2 | 3 > >>