3 саны һәм цифры. Өчпочмак

Страницы: 1 | 2  >  >>

1 нче сыйныфта математикадан дәрес конспекты(Дәреслекнең авторлары М. И. Моро,С. И. Волкова,С. В. Степанова)
Төзеделәр:Казан шәһәре Совет районы Абдулла Алиш исемкндәге 20 нче гимназиянең югары квалификацион категорияле башлангыч сыйныф укытучылары Курбанова Лидия Николаевна һәм Зиннурова Наилә Зәйнетдиновна
Дәреснең темасы:3 цифрасы. 3 саны. Өчпочмак.
Максат:укучыларны 3 цифрасы,3 саны, геометрик фигура өчпочмаклык ,аның үзенчәлекләре белән таныштыру,уйлау сәләтләрен,сөйләм телен,иҗади сәләтләрен үстерү,өчпочмакка характеристика бирергә,геометрик фигураларны танырга өйрәтү.
Дәреснең барышы.
1. Дәресне оештыру.
2. Телдән исәпләү.
а) Уен уйнау: Көн һәм төн (Тактада рәсемнәр. Укучылар күзәтәләр һәм истә калдыралар. Төндигәч,алар күзләрен йомалар. Укытучы рәсемнәрнең урыннарын алыштыра,я алып куя. Көндигәч,укучылар күзләрен ачалар һәм нәрсә үзгәргәнен әйтәләр. )Уен берничә мәртәбә кабатлана.
б) Саннар тәртибе,туры һәм кирегә санау,тирә-якны күзаллау.
- Бүген безгә кунакка әкият геройлары килде. Сез аларны таныдыгызмы?Алар кайсы әкияттән?Аларның исемнәре ничек?(Абдулла АлишныңСертотмас үрдәкәкиятеннән)
- Әкияттәге Хуҗа кеше үзенең йортын кирпечләрдән төзегән. Әйдәгез аңа санарга булышабыз.
- Турыга һәм кирегә санагыз(2 дән 9 га кадәр,8 дән 3 кә кадәр)
- 3,9,6 саннары артыннан килүче саннарны әйтегез.
- Ул саннар ничек ясала?Ничәгә зуррак була?
-8,5,2 саннары алдыннан килүче саннарны әйтегез.
-Ул саннар ничек ясала?Ничәгә кимрәк була?
- 6 белән 8 арасында нинди сан тора?4 һәм 5 арасында нинди сан?
- 7 һәм 9 саннарының күршеләрен әйтегез.
3. Классификацияләү. Санлы һәм хәрефле тигезлекләр төзү.
-Үрдәк Хуҗаны эзләгәндә бик матур бер аланга килеп чыга. Анда гүзәл чәчәкләр үсеп утыра. Ул

Страницы: 1 | 2  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: