11 дән 100 гә кадәрге саннарны кабатлау

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

2 нче сыйныфта математика дәресе конспекты
Төзеделәр: Казан шәһәре Совет районы Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиясенең югары квалификацион категорияле башлангыч сыйныф укытучысы Курбанова Лидия Николаевна.
Дәреслекнең авторлары:М. И. Моро,С. И. Волкова,С. В. Степанова.
Дәрес темасы: 11 дән 100 гә кадәрге саннарны кабатлау.
Дәрес максаты: 11 дән 100 гә кадәрге саннар турындагы белемнәрне,өйрәнгән мисаллар һәм мәсьәләләр чишә белүне ныгытырга,логик фикерләү сәләтләрен үстерергә.
Дәресне җиһазлау:интерактив такта, А. Алишның"Сертотмас үрдәк"әкиятеннән Сертотмас үрдәк рәсеме, сәяхәт планы, саз, елга һәм урман рәсемнәре, санлы карточкалар, мәсьәләр текстлары.

Дәрес барышы
I. Оештыру моменты:
Тигез һәм матур бастык!
Сокланып карыйм сезгә!
Бик күп биремнәр эшләрбез,
Уңышлар һәммәгезгә!
II. Дәреснең темасын,максатын әйтү:
- Укучылар,сез сәяхәт итәргә яратасызмы? Бүген дәрестә без сезнең белән сәяхәткә чыгарбыз. Безнең белән сәяхәткә Абдулла Алишның "Сертотмас үрдәк" исемле әкиятендәге Үрдәк тә чыгар. Без аның белән төрле биремнәр эшләрбез (тактада әкият герое- Үрдәк һәм сәяхәт планы)
III. Телдән исәпләү:
-Балалар, без һәр математика дәресен нәрсәдән башлыйбыз?
Хор белән:
- Күңелле дәресне башлыйк-
-Яхшылап телдән саныйк!
Эшне план буенча башлыйбыз.
1. Хат уку.
- Хатны укыр өчен, бирелгән саннарны арта бару тәртибендә куярга кирәк (такта янында карточкалар белән эш; хатны кычкырып уку - бу хат безгә Абдулла Алишның "Сертотмас үрдәк" исемле әкиятендәге Үрдәктән килгән. Ул безгә түбәндәге эчтәлекле хат язган: "Сезгә уңышлар телим!" дигән һәм Үрдәк бездән ярдәм сорый. (логик мәсьәлә чишү-тактада мәсьәлә күрсәтелә)
Хуҗаның сыеры 6 литр с

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: