11 дән 100 гә кадәрге саннарны кабатлау

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>

өт бирде: 3 литрын бозауга эчерде, 1 литрын үзенә ботка пешерергә калдырды. Кичен чиләктә 2 литр сөт бар иде әле. Сертотмас Үрдәккә бик кызык билгеле. Ул сездән сорый: Хуҗаның мәчесе сөтне урлап эчкәнме?
- Сез ничек уйлыйсыз? Һәм ни өчен?
- Молодцы!Бик яхшы!
- Планның икенче өлешенә күчәр өчен, Үрдәк бездән тагын бер бирем эшләвебезне сорый. (мисалларны чишәргә һәм "артык" мисалны табарга: 28-8; 1010; 205; 24-4)
2. Урман (тактада урман рәсеме чыга)
-Менә без үрдәк белән сәяхәтебезнең алдагы өлешенә дә килеп җиттек - бу кара урман. Монда бүре, аю, төлкеләр яши (тактада рәсемнәре күрсәтелә)
Үрдәккә урман аша чыгу өчен, түбәндәге кызыклы мәсьәләне телдән чишәргә кирәк. (Тактада мәсьәлә күрсәтелә) Булышабызмы?
Хуҗаның 6 сарыгы бар. Һәр сарык ел да 1 бәти китерә. 2 елдан соң Хуҗаның ничә сарыгы булыр?
IV. Физкультминутка.
Матур итеп бастык,
Аланлыкта тукталдык.
Уңга,сулга борылдык,
Иелдек һәм турайдык.
Тыныч кына утырдык ,
Дәвам итәргә булдык!
V. Дәфтәрләрдә эшләү. Мәсьәлә чишү.
Шулай итеп урман аша чыктык.
- Дәфтәрләрне ачабыз. Число, сыйныф эше язабыз.
- Укучылар, дәфтәрдә эшне нәрсәдән башлыйбыз?
Матур язу минутыннан. (Әйтә-әйтә язалар)
3. Арифметик диктант.
-Булачак сынау алдыннан кечкенә генә ял - арифметик диктант:
1. Мин әйткән саннарны языгыз: 25, 60, 90, 100.
2. 4дистә 7 берәмлек; 5 дистә 9 берәмлек булган саннарны языгыз
3. Саннарны чагыштырыгыз 87 и 78.
4. Болар нинди саннар :10 , 4, 70 , 6, 90, 2, 50 , 8.
4. Елга (тактада елга рәсеме)
-Без елгага килеп җиттек . Елга аша чыгу өчен безгә күпер салырга кирәк. Күпер булсын өчен, безгә мәсьәлә чишәргә кирәк ( тактада мәсьәлә күрсәтелә)
Хуҗа сарай салганда беренче көнне 9 бүрәнә ышкы

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: