Кешеләр ничек санарга өйрәнгән? - конспект для урока

 
  • Рубрика:
  • Формат: zip
  • Просмотров: 145
  • Скачиваний: 11

Күп мең еллар элек безнең борынгы бабаларыбыз кабиләләр булып яшәгәннәр. Үзләренә азык эзләп урман һәм кырларда, елга буйларында йөргәннәр. Яфраклар, җимеш һәм үсемлек тамырлары белән тукланганнар. Кайчакта балык тотканнар, әкәм- төкәм җыйганнар, җәнлек һәм кош- кортлар аулаганнар. Шул җәнлек тиреләрен киеп йөргәннәр.
Хайваннар тормышыннан сөйләмнәре һәм гади кораллар – таяк, таш, таякка бәйләнгән таш белән эшли белүләре белән аерылганнар. Соңрак ут белән эшләргә өйрәнгәннәр. Тормышлары яхшыра башлаган.
Беренче кешеләр, хәзерге бәбиләр кебек, саный белмәгәннәр. Хәзерге кечкенәләрне әти-әниләре, я апа-абыйлары санарга өйрәтә, ә борынгыларны санарга берәү дә өйрәтә алмаган, берсе дә белмәгән бит. Тормыш үзе аларның өйрәтүчесе була. Өйрәнүләре дә бик әкрен бара.

Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: