Тема: Кешеләр ничек санарга өйрәнгән?
Хөснетдинова Сөмбел Фаяз кызы
Казан шәһәре Киров районы 135 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Күп мең еллар элек безнең борынгы бабаларыбыз кабиләләр булып яшәгәннәр. Үзләренә азык эзләп урман һәм кырларда, елга буйларында йөргәннәр. Яфраклар, җимеш һәм үсемлек тамырлары белән тукланганнар. Кайчакта балык тотканнар, әкәм- төкәм җыйганнар, җәнлек һәм кош- кортлар аулаганнар. Шул җәнлек тиреләрен киеп йөргәннәр.
Хайваннар тормышыннан сөйләмнәре һәм гади кораллар – таяк, таш, таякка бәйләнгән таш белән эшли белүләре белән аерылганнар. Соңрак ут белән эшләргә өйрәнгәннәр. Тормышлары яхшыра башлаган.
Беренче кешеләр, хәзерге бәбиләр кебек, саный белмәгәннәр. Хәзерге кечкенәләрне әти-әниләре, я апа-абыйлары санарга өйрәтә, ә борынгыларны санарга берәү дә өйрәтә алмаган, берсе дә белмәгән бит. Тормыш үзе аларның өйрәтүчесе була. Өйрәнүләре дә бик әкрен бара.
Әйләнә- тирәне күзәтеп, әйберләр күплегеннән берне аера өйрәнгәннәр. Бүреләр төркемендә- бүре башлыгы- бер була, боланнардан иң алдан йөрүчесе бер була, үрдәк көтүеннән берне, орлыклардан берне аера өйрәнгәннәр. Бер һәм күп дип аңлата башлаганнар.
Әкренләп парлы әйберләрне аера башлаганнар: күз, колак, мөгез, канат, кул- ике килеп чыккан. 2 күз белән чагыштырып, 2 үрдәк турында әйтә алган. Күпне күрсә күп кенә дигән.
B
f
B
f
h
r
t
n
p
ø
улган. Җәнлекне чолгап алу килеп туа. Иң өлкән кеше аю аулаганда 2 кеше өн янына, 4 аучыны корал белән өн каршына, 3 кешене бер яктан, 3 кешене икенче яктан сакларга куя. Үзе кешеләрне санарга тиеш булган, саный белмәгәч бармаклары белән күрсәткән.
Үзләрендә күбрәк әйберне башка әйбергә алыштырасы килгән. 1 таш
Страницы: 1 | 2 > >>