оопарк ни өчен кирәк икәнен беләм мин. . .
3. Зоопаркта нинди хайваннар яшәгәнен беләм мин. . .
4. зоопаркта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен мин беләм. . .
Укытучы:
Җирдәге иң кыйммәтле әйбер - гомер: үзеңнеке, чит кешенеке, үсемлек һәм хайваннарныкы, барлык нәрсәләрнең гомере. . . " - балалар, бу сүзләрне исегездә калдырыгыз, гомер буе онытмагыз һәм бу кагыйдәләрне үтәргә тырышыгыз.
Үсемлекләрне һәм хайваннарны, үз тормышыгызны, Җирне саклагыз.
Җирдәге тереклек һәм Җир планетасы бик үзенчәлекле. Əлегә башка андый планета табылмаган. Шуңа да без аны үзебез өчен, киләчәк буыннар өчен дә сакларга бурычлы.
Табигать белән бергә булыйк. Сәламәт булыйк!
Өй эше
Өйдә үзләрен художник итеп күзалдына китерергә һәм зоопаркка керү юлын бизәргә тәкъдим ителә.
Минем сезгә теләкләрем:
Сәламәт булыгыз!
Бәхетле булыгыз!
Кояш кебек балкыгыз!
Йолдыз кебек яныгыз!
Чишмә кебек саф күңелле булыгыз!
Күбәләкләр кебек шаян булыгыз!
Кырмыскалар кебек эшчән булыгыз!
Зур үсегез, чын кеше булыгыз!
Страницы: << < 5 | 6 | 7