герә. Үләннәр, яшелчә, җиләк-җимешләр белән тукланалар.
Зебра- кара җирлектә ак полосалы хайван. Һәр зебраның үз бизәге була, шушы бизәктән балалары әниләрен аералар. Гәүдә озынлыгы 2м, авырлыгы 300 кг. Зебралар Африкада, Америкада яшиләр.
Жираф- иң биек хайван. Аның буе 6 м га кадәр җитә. Аяклары һәм муены озын. Башы кечкенә, 2 мөгез кебек әйбере бар. Ачык сары төстә, кара таплары бар. Жираф үлән ашамый, агач яфраклары белән туклана. Алар басып йоклыйлар.
Мөгезборын- Африкада яши. Авырлыгы 2т, гәүдә озынлыгы 3м. 2 мөгезе бар. Алдагы мөгезе 1 м дан артып китә. Мөгезборын үләннәр белән туклана.
Фламинго- су кошы. Гәүдә биеклеге 130 см. Кыслалар белән тукланалар.
Арыслан- Африкада, Индиядә яшәүче ерткыч хайван. Аны җәнлекләр "патшасы" дип атыйлар. Гәүдә озынлыгы 3м, авырлыгы 200 кг. Ит белән туклана.
Попугай-Африкада, Америкада яшәүче төрле төстәге матур кош. Попугайларның 288 төре билгеле.
Пингвиннар- Антарктидада яшәүче диңгез кошлары. Пингвиннарның 20 төре билгеле. Гәүдә авырлыгы 46 кг, буе 120 см. Алар яхшы йөзәләр, ләкин очмыйлар. Балыклар белән тукланалар.
Морж- авыр гәүдәле хайван. Авырлыгы 3т, буе 7м. Алар төньяк диңгезләрдә яшиләр. Балыклар белән тукланалар.
-Зоопаркта һәрбер хайванның үз урыны бар. Алар кайда яшиләр микән?(читлектә)
Нәрсә белән тукланалар? Алар үзләре азык таба алалармы?Аларны караучылар бармы? Алар хайваннар турында ничек кайгырталар? (Зоологлар, ветеренарлар турында сөйләү)
V Физминутка.
Уен уйнап алабыз. Кош исеме әйтсәм - очабыз, балык - йөзәбез, җәнлек исеме әйтсәм-сикерәбез.
VI Белемнәрне ныгыту.
1. Дәреслек белән эш. 28-29 бит.
2. "Җәнлекне бел" уены. Рәсемнәр буенча җәнлек турында сөйләү.
3. Зоопарк турында видео күрсәтелә
4. Тест
-Җ
Страницы: << < 3 | 4 | 5 | 6 | 7 > >>