Йолдыз Шәрәпова. Алъяпкыч

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>

тыңлана.
Ә хәзер укучылар без сезнең белән иҗади эш эшләрбез. Эшне төркемнәрдә алып барабыз. Беренче төркем-Әнигә булышу, икенче төркем-Әтигә булышу, өченче төркем –Әби-бабайга булышу, дүртенче төркем –хезмәт, эш турында бер куплет шигырь, я булмаса җыр иҗат итәргә тиеш. (Эшләрне тикшерү).
V. Әхлак нормалары кагыйдәләрен искә төшерү.
-Укучылар, әйдәгез әле без сезнең белән әхлак кагыйдәләрен искә төшереп үтик. Сез бирелгән кәгазь битенә берничә кагыйдәне язып куегыз һәм җавапларны чагыштырып карыйк. (Җаваплар слайдта күрсәтелә).
-Ә сез хезмәт, эш турында нинди татар халык мәкальләре беләсез?
Кем эшләми, шул ашамый.
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.
Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.
Эш кешене кеше иткән.
Тырышлык җирдә ятмый.
-Афәрин!
VI. Нәтиҗә ясау.
-Әйе, балалар, автор бу шигыре белән безнең кечкенәдән эш сөючән, хезмәтне яратучы, әти-әнигә булышып үсүче егет һәм кызлар булуыбызны тели. Эшнең малайныкы, кызныкы дигәне дә юк. Мин сезгә Клара Булатова язган Әниемнең кызы юк бит дигән шигыре белән дәресемне тәмамлыйсым килә. Тыңлагыз әле:
Әниемнең кызы юк бит,
Мин әнигә бер генә.
Кызы да юк, эше дә күп,
Әнинең бер үзенә.
Әниемнең кызы юк шул,
Мин булышам әнигә.
Аш пешерәм, җыештырам,
Кер юышам әнигә.
Кибеттән мин сөт апкайтам,
Ипигә дә йөгерәм,
Әниемнең кызы юк та,
Малае бар бер дигән!
-Димәк, балалар, эштән курыкмыйча, оялмыйча, намус белән хезмәт итәргә кирәк.
-Сезгә бүгенге шигырь ошадымы? Ни өчен?
-Җавапларыгыз өчен һәммәгезгә дә рәхмәт, уңышлар сезгә!
Кулланылган әдәбият:
1. Йолдыз Шәрәпова Колакчын кигән кояш. Балалар өчен шигырьләр, әкият һәм җырлар. Казан: Сүз нәшрияты, 2013;
2. Әдәби уку: татар телендә башл. го

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: