Әйдәгез,танышабыз!

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Тема: "Әйдәгез,танышабыз!"
Максат: 1. Сыйныфтагы укучылар белән танышу, балаларның кызыксынуы, бер-берсенә булган мөнәсәбәтләрне ачыклау;
2. Эш өчен уңай халәт тудыру, балаларның үз фикерләрен әйтә белүләренә ирешү.
Класс сәгатенең формасы: уен.
Җиһазлау: карточкалар, кәгазь, фломастер, йомгак,тартма.
Класс сәгатенең планы:
1. Психологик уңай халәт тудыру.
2. "Танышу" уены.
3. "Иптәшең нинди?" уены.
4. Һәр баланың үзенчәлеген ачыклау
5. "Тылсымлы тартма"уены
6. Дуслык урамы төзү.
7. Җыр "Все мы делим пополам"
8. "Гирлянда" уены
Класс сәгате барышы:
1. Кереш. Психологик уңай халәт тудыру. (Кояш рәсемнәре эленә).
-Кәефләрегез нинди булса, шулай сурәтләнгән кояш янына басыгыз. (Балалар барып басалар)
-Барыгызның да күңелләре күтәренке икән. Әйдәгез бер-беребезгә хәерле көн телик.
Мин : "Хәерле көн Алсу"-дисәм, миңа Алсу кул болгасын.
-Хәерле көн Азат!
-Хәерле көн кызлар!
-Хәерле көн малайлар!
Укытучы: Хәзер түгәрәкләнеп басыйк әле. Без бер-беребезне белмибез. Шулай булгач, без әлегә таныш түгел, безгә нишләргә кирәк? (танышырга)
-Әйдәгез, танышабыз! (Слайд 1)Танышу өчен исемнәрне белергә кирәк. Хәзер мин сезгә йомгак җибәрәм,сез йомгак килеп җиткәч, исемегезне әйтәсез һәм исемегез башланган хәрефтән нинди сыйфатка ия икәнегезне дә өстәп әйтерсез. М-н: Алсу-акыллы, Булат-булдыклы.
-Иң беренче мин сезне үзем белән таныштырам: минем исемем- Рәмзия-рәхимле. Мин Кенә мәктәбендә 3 сыйныф укучыларын укытам. Һәрбер бала исемен әйтеп чыга.
Укытучы: Менә барыгыз белән дә танышып чыктык. Хәзер төркемнәргә бүленеп утырабыз. (Балалар төркемнәргә бүленеп утыралар. )
- Бер-беребез белән сөйл

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: