Әйдәгез,танышабыз!

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3  >  >>

әшкәндә без әңгәмәдәшебезнең күзләренә карыйбыз.
Слайд 2. Мәкаль: " Күзләр- күңел көзгесе"
Укытучы: Ни өчен шулай диләр?
Балалар: Күзләрдән кешенең нинди икәнен белеп була.
Укытучы: Әйдәгез күршеләрегезнең дә нинди икәннәрен белеп китик әле. Күзләрегезгә карагыз һәм күршеңнең күзе нинди икәнен әйтегез. М-н: Алсуның күзе- ягымлы, Булатның күзе уйчан.
Балаларның җаваплары тыңлана.
Укытучы: Хәзер мин сезгә (А4) кәгазьләр бирәм . Шуны 4 кә бөкләгез. . . . 4 почмагын ертып алыгыз, аннары теләгән җиреннән уртадан ертыгыз. Кәгазьне ачыгыз. Нинди бизәкләр килеп чыкты?
-Төрле - төрле бизәкләр килеп чыкты.
-Ни өчен барыгызныкы да бертөрле чыкмады соң, эшне бертөрле эшләдек бит?(балалар җавабы)
-Димәк һәр кеше үзенчәлекле. . . . . .
-Ә безнең бертөрле сыйфатларыбыз да бармы соң?
(балалар җавабы)
-Балалар, сезнең иң тырыш,иң акыллы, иң тәртипле баланы күрәсегез киләме? (килә)
Аны күрер өчен менә бу тылсымлы тартмага карарга кирәк. (Слайд 3) (Балалар тартма эченә карыйлар, көзгедән үзләрен күрәләр).
-Менә күрдегезме,сез барыгыз да бик акыллы, тәртипле, тырыш балалар икәнсез.
-Мин сезгә кәгазьләр бирәм. Сез бу кәгазьгә киләчәктә үзегез торачак өегезне ясагыз. Һәркем берәр предмет ясасын.
Һәр төркемдәге балалар рәсем ясыйлар.
-Хәзер рәсемнәрне такта янына тезеп куйыйк. Өйләр тезелеп торган җирне нәрсә дип әйтәбез? (Урам)
-Һәр урамның исеме була. Бу өйләрдә тырыш,акыллы ,дус балалар яшәгәч, без урамыбызга нинди исем бирербез икән?
Балаларның җаваплары тыңлана. "Дуслык" дип язылган кәгазь беркетелә.
-Безнең урамыбыз "Дуслык" исемен йөртер.
-Мин сезне барлык яхшы якларыгызны белдем. Киләчәктә дә шундый булып калыгыз. Ә хәзер түгәрәкләнеп басыгыз, бер-берегезгә

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: