Яз турында сөйләшү

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Конспект "Яз турында сәйләшү"


Максат: Балаларны ел фасыллары белән таныштыруны дәвам итү. белемнәрен камилләштерү.
Бурычлар: - Ел фасылларының характерлы үзенчәлекләре белән
таныштыру.
-Язгы матурлыкны күрә һәм саклый белергә
өйрәтү.
-Агачлар турындагы күзаллауларын ныгыту.

Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү:-Балаларны игътибарлы
булырга өйрәтү.

Социальләштерү:- Балаларда әхлаклелек хисләре тәрбияләү.
Аралашу: -Сөйләм күнекмәләрен үстерү. Сүзлек байлыкларын
арттыру. (гөрләвекләр. тылсымлы. табигать).
-тирә -юньдәге күренешләргә кызыксыну уяту.
Нәфәсәти сәнгать:- чиста. пөхтә эшләргә өйрәтү;
-эшләгән эшнең нәтиҗәсен күреп соклану.

Музыка: - көйгә хәрәкәтләрне туры китереп эшләргә
өйрәтү.

Эшчәнлек барышы:
-Исәнмесез. балалар!!! Хәерле иртә. хәерле көн!
Хәерле иртә сиңа
Хәерле иртә миңа
Хәерле иртә сезгә
Хәерле иртә безгә.

-Балалар. Безнең хәзер нинди ел фасылы? (көзме. кышмы. язмы. җәйме?) Әйе. хәзер яз!
-Яз көне нинди үзгәрешләр була?
-Кояш җылыта.
-Кар эри.
-Гөрләвекләр ага.
-Кошлар кайта.
Балалар. карагыз әле. безгә бүген кояш та килгән. Ул гади генә түгел. ә тылсымлы. Кем ул тылсымлы. серле кояшны кулына алып матур сүзләр әйтә. шул бала иң акыллы. ягым-
лы балага әйләнә. Әйдәгез башлыйбыз:( кояш итеп ясалган шарны матур сүзләр әйтеп. кулдан-кулга йөртү) матурым. ал-
мам. акыллым. кояшым. җимешем. үскәнем. сандугачым. гүзәлем. былбылым. хөрмәм. алтыным.
Дөрес икән бит балалар. чыннан да без барыбызда тәмле телле икәнбез. Соңгы вакытта күктәге кояш үзенең нурларын ничек сибә. Күбрәк . әйе.
Балалар әйдәгез без дә бер-беребезгә тотыныйк та. бер-бер

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: