Яз турында сөйләшү

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3  >  >>

ебезгә үзебезнең җылыбызны бүләк итик. елмайык. менә безгә шулкадәр рәхәт булып китте. шулай бит.
Бер-берегезгә карап елмаегыз. Бер-берегезнең җылысын тойдыгызмы?
Яз тизрәк килсен өчен нәрсә кирәк икән? (җылылык. кояш).
-Әйе. кояшның җылы нурлары бар табигатьне җанландыра. җирне "терелтә".
Там. беренче язгы тамчы. там.
Сөендер дөньяны
И кояш! Тизрәк җылыт җирне
Терелдер дөньяны.
-Әйдәгез ял итеп алыйк әле . "Яз килде" уены.
Менә инде яз килде кулларын алга сузып күрсәтәләр
Түбәдән тамчы тама. бармак очлары белән уч төпләренә чир-
тәләр.
Көндез көн җылы була. кулларын чайкыйлар
Суыта кичкә таба. чүгәлиләр
Тамчылар бии тып та тып. кулларында бармак очларын
биетәләр
Тамчылар сикерәләр. урыннарында сикерәләр
Аларны булмый туктатып. кул чабалар. бииләр.
Алар яз китерәләр.
"Кемнең кояшы нурлырак"уены оештырыла.
Максат. Бер мәгънә белдерүче сүзләрне сөйләмгә кертү. яз бил-
геләрен ныгыту.
Уен барышы. Бер бала пультка баса. тәрбияче "телевизор" экранында рәсемнәрне алыштырып бара. Экранда чыккан рә-
семгә балалар эш - хәрәрәкәтне белдергән сүзләр табалар.
Кар - эри. кими. карала. юкка чыга. җиргә сеңә.
Гөрләвекләр- ага. гөрли. челтери.
Агач-куаклар- яшәрә. бөреләнә. яфрак яра.
Үлән- шытып чыгы. күтәрелә. баш калкыта.
Кошлар- җылы яктан кайта. оя ясый. бала чыгара.
Кояш- җылыты. елмая. көлә. нурларын чәчә. нурларын сибә.
Дөрес әйткән һәр сүз өчен бала үз кояшына бер нур куя бара. Иң соңыннан кемнең кояшы нурлырак ( нуры күбрәк) икәнен ачыклыйлар. Шул бала җиңүче була.
. Балалар әйдәгез бераз эшләп алыйк Мин сезгә альбом битләре. буяу карандашлары бирәм. шуңа без рәсем ясап алаб

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: