Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы
"Урмышлы төп гомуми белем бирү мәктәбе"гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
ТЕМА:
ЯРАТКАН ЧӘЧӘКЛӘРЕМ
2017ел
ЯРАТКАН ЧӘЧӘКЛӘРЕМ
Болындагы чәчәкләргә сокланып карап торам. . . Алар арасында ниндиләре генә юк?! Бик купшылары, гади генә таҗлылары, аллы-гөллеләре, хуш ислеләре. . . Бу гүзәллек күзләрне камаштыра, күңелләргә рәхәтлек бирә.
Укучыларымны шул чәчәкләргә тиңлим мин.
Укытучы буларак минем төп вазыйфам - әнә шул "чәчәкләрем"не җил-яңгыр тидермичә, сабакларын сындырмыйча, бөреләрен зәгыйфьләмичә үстерү.
Күренекле мәгърифәтче, Ризаэддин Фәхреддин сүзләре дә бик актуаль:
"Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр"
Туган тел мөгаллимәсе буларак төп максатым - туган телебезгә, мәдәниятебезгә, тарихыбызга, гореф-гадәтләребезгә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү.
"Чәчәкләрем" вакытында бөреләнеп, матур чәчәккә әверелсен өчен мин үз эшчәнлегемдә төрле алымнар, яңа технологияләр кулланам. Дәресләрдә күпчелек парларда, төркемнәрдә һәм командада эшләүгә өстенлек бирәм.
Замана укучысы кызыксынучан, мөстәкыйль һәм креатив.
Укытучы, заман куйган таләпләрдән бер адым алда барган очракта гына укучысын кызыксындыра, фән белән җәлеп итә ала.
Әлеге мәгълүмати даирәдә укучыларыбызны югалтмыйча, аларга милли белем һәм тәрбия бирү - безнең төп максатыбыз.
Бу юнәлештә Урмышлы мәктәбендә һәрдаим максатчан һәм нәтиҗәле эш алып барыла. Аеруча түбәндәге дүрт юнәлешне билгеләп үтәсем килә.
1. Беренче юнәлеш-
Милләт
Страницы: 1 | 2 | 3 > >>